Шигърият рубрикасы буенча яңалыклар
-
Без күрәсен алдан күргән
Без туганчы бу дөньяга Бар кирәкне Аллаһ белгән. Бер ел дигән төшенчәне 12 ай итеп бүлгән. Күтәргән ул зәңгәр күкне җиде катлап, Матур итеп бизәкләгән, йолдыз сипкән. Көннәр өчен кояш балкый күк йөзендә, Төннәр өчен айны куеп якты иткән. Төннәрендә юлга чыксаң, уйлап кара, Якты ай да синнән калмый озатып...
-
Бары да якын миңа (шигърият)
Бары да якын миңа: сыерчыгым, Кара каргам, торна, казы да, Быелгыдай әйле-шәйле булып, Соңлап килгән салкын язы да. Яңа еллар, Сабантуйлар диеп, Алга карап һаман яшибез. Ыңгырашып егыла-чаба торгач, Җитмешкә дә җитә яшебез. Тагын шулай, тагын килер кышлар, Кышны куып килер җылы язлар. Кояш көтеп яши торгач, сагындыргач, Ничәнче кат...
-
Буран (шигърият)
Яратам мин күзәтергә Кышның көчле буранын. Карга күмеп бар дөньяны, Ап-ак итә торганын. Читтән түгел, үзәгендә калып, Уртасына басып буранның, Уйларымны минем биләп алып, Еракларга илтә торганын. Буран бит ул яшьлек кебек, Серле бит ул, җырлы, көчле дә, Бернәрсә дә аңа киртә була алмас, Буйсындыра алмас беркем дә . Бер...
-
Бер елмаю җитә
Сагышларың үзең генә бел дә, Шатлыкларың син сип дөньяга. Синең янда мөмкин булсын дисәң Яшәү матурлыгын тоярга. Тормыш сикәлтәле бит болай да, Ямьләндерик матур сүз белән. Дус-туганга изге теләк теләп, Сәлам бирик ачык йөз белән. Бер елмаю үзгәртергә мөмкин Моңсуланган боек күңелне. Күңелең шат булса, тоясың бит Канатланган кебек үзеңне....
-
Дуслар кирәк (шигърият)
Күңел халәтең тарайса, Ямь тапмасаң дөньядан, Дусларыңа хәбәр бир син Көч алырсың яңадан. Яшәү ямен арттырырга Алар ярдәм итәрләр. Битарафлык хисен җуеп, Тормыш дулкыннарына Алып кереп китәрләр. Дусларның да төрлесе бар, Сайлый белергә кирәк. Яхшы дус дип танысаң да, Ихласлары бик сирәк. Бу тормышта җан дусларсыз Бик авыр яшәүләре. Иманы...
-
Яңа ел белән! (шигърият)
Эт елына кереп барабыз бит, Эш артыннан булыр чабасы. Безнең җиңнәр һәрчак сызганулы, Язсын гына бәхет табасы. Эт инде ул сакчыл җан иясе, Әрәм итмәс һич тә тапканын. Яхшы караш булса үз ягына Ял дип санар эшкә чапканын. Әтәч елымы ул, Эт елымы - Булса да ул кайсы ел гына....
-
Яңа ел (шигърият)
Ишекне шакымый, сорамый Килә дә керә ул һәр елны. Хуш килдең, түргә уз, Яңа ел, Муллыкка күмдер син бар җирне. Көттермә, соңарма бер минут, Ашыгып кил әле ашкынып. Зарыгып көтәләр балалар, Авыллар, шәһәрләр, калалар. Яңа ел төнендә могҗиза: Теләгән теләкләр үтәлә. Җемелдәп энҗе кар яуганда Күңелгә матурлык өстәлә. Матурлык кешенең...
-
Янил урта мәктәбенең “Алтын каләм” түгәрәгенә йөрүче укучыларның иҗаты
Әнием Кечкенәдән мина терәк булды Әниемнең назлы куллары. Кашык тотып тәмләп ашарга да, Әниемнең кулы булышты. Барлык көчен безгә бирәдер ул, Барлык назын безгә җиткерә, Нинди генә ярышларда катнашсак та Безнең өчен бик тә сөенә. Әнием! Күпме көйләр көйләп утыргансың, "Йоклый гына күр, кызым минем", - дип. Озын юлга чыгып...
-
Кояш та ипигә охшаган (шигърият)
Хисләре ташыган күңелдәй, Уңышка күмелгән кырларым. Бодайлар әйтерсең, кояшның Туфрактан чагылган нурлары. Кырларны иңләгән игеннәр Офыкка агалар ургылып. Кояшка тоташкан теземнәр Бәхеткә сузылган юл булып. Кояш бит үзе дә гел мичтән Алынган ипигә охшаган. Табынның мәңгелек кояшы Ипидер, мин шуңа ышанам.
-
“Хезмәт даны” – безнең гәҗит! (шигъри мизгел)
Көтеп алам һәрбер санын, Көткән күк якын кешем. Һәр язмасын укып чыгам, Ташлап бар булган эшем. "Хезмәт даны" - безнең гәҗит - Туган якның көзгесе. Таныштыра тормыш белән Хәбәрләрнең төрлесе. Кайгы-сагыш уртаклаша, Шатлыгыңны бүлешә. Бер-берсен югалтканнар да Гәҗит аша күрешә. Файдалы киңәшең белән Кыен чакта син терәк. Рәхмәт сиңа, "Хезмәт...
-
Көзге матурлык (шигъри мизгел)
Табигатькә көзләр килгәч, Миләш, балан тәлгәшенә Җете-кызыл төсләр кергәч, Бакча тагын ямьләнә. Әйтерсең лә чәчкә аткан Җәй башына әйләнә. Агачлар да төрле матур Төсләр алып киенә. Ә ерактагы офыкта Киләсе салкын кышларның Сәламләве күренә. Иртә-кичләр салкын була, Көндез бераз җылыта. Кар өемнәре чагыла Күктә йөзгән болытта. Бер агачтан, бер агачка...
-
Салмак кына җиргә таң ата (шигъри мизгел)
Сихри нурга манып дөньяны, Салмак кына җиргә таң ата. Иң элгәре без уяндык диеп, Чут-чут итеп кошлар сайраша. Яфраклардан тамган чык суында Каурыйларын юа, пакъләнә. Кошлар да зикер итә башлый, Алар сайрый - күңел сафлана. Шул чагында азан тавышына Адәм баласы да уяна. Чишмәләрнең чиста суын алып, Юына ул, тәһарәтләнә....
-
Кеше чаба дөнья артыннан (шигърият)
Көн артыннан көннәр үтә тора, Үткәннәре кире кайтмыйлар. Кешеләр бит гомер мизгелләрен Хәтер сандыгында саклыйлар. Һәр чорның да була авырлыгы, Җиңеллеге килә артыннан. Әле уңга, әле сулга бәрелеп, Кеше чаба дөнья артыннан. Беркемнең дә дөнья мәшәкатен Куып җиткәннәре юк әле. Дәшә кебек вакыт сиңа кулын изәп, Ку, әле син, әйдә,...
-
Гафу сорыйк (шигърият)
Бозым тиде, әллә көнләштеләр, Күзләремдә сүнеп бара ут. Бар гомерем хезмәт белән үтте. Белмим, кемгә ул да булды күп. Үзем шаян, хисчән кеше булдым, Кайгылылар янда елмайды. Гарипләрдән, мескен-зәгыйфьләрдән Тик көлгәнем минем булмады. Ярдәм иттем кулдан килгән кадәр Гозер белән килгән күпләргә. Хәтер сандыгымны актарамын - Кемне дучар иттем үпкәгә....
-
Сагынып каләм алдым (шигъри мизгел)
Каләм алдым кулга, Хәтирәләр телим язарга. Мәңгелеккә күчкән әткәй-әнкәемне Исән-имин кебек күрергә. Гүя кышкы иртә, әни мич каршында Тарта алга кайнар күмерне Аңа майлы таба куя, коймак сала Бәйрәм хисе били күңелне. Кышкы салкын өйгә тарала Мич җылысы, коймак исләре. әни гүя гел яшь, шат күңелле Мич кызуыннан алсу йөзләре....