Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Без күрәсен алдан күргән

Без туганчы бу дөньяга Бар кирәкне Аллаһ белгән. Бер ел дигән төшенчәне 12 ай итеп бүлгән. Күтәргән ул зәңгәр күкне җиде катлап, Матур итеп бизәкләгән, йолдыз сипкән. Көннәр өчен кояш балкый күк йөзендә, Төннәр өчен айны куеп якты иткән. Төннәрендә юлга чыксаң, уйлап кара, Якты ай да синнән калмый озатып...

Без туганчы бу дөньяга

Бар кирәкне Аллаһ белгән.

Бер ел дигән төшенчәне

12 ай итеп бүлгән.

Күтәргән ул зәңгәр күкне җиде катлап,

Матур итеп бизәкләгән, йолдыз сипкән.

Көннәр өчен кояш балкый күк йөзендә,

Төннәр өчен айны куеп якты иткән.

Төннәрендә юлга чыксаң, уйлап кара,

Якты ай да синнән калмый озатып бара.

Төн дә үтә һәр көн саен ал таңнарда,

Көлемсерәп якты кояш каршы ала.

Яшәр өчен дөньялыкта юл күрсәткән,

Һәр кешегә сәгатьләрне бүлеп биргән.

Кемнәр байлык җыя, кем Аллаһны зурлый,

Безнең күрәчәкне Аллаһ алдан күргән.

Нәфес белән мал җыялар, һаман җитми,

Җыйган малың, туганнарың, бар да кала.

Соңгы кием ак кәфенгә төрелә дә,

Бу дөньядан мәңгелеккә китеп бара.

Авырып ятсаң, юк дусларың хәл белүче,

Юк туганнар, уйлар белән тик каласың.

Яшәр өчен көч бирсәнә, Аллам, диеп,

Бер Ходайдан ярдәм сорап ялварасың.

Син киткәндә, бар да кала, кеше бит ул

Бу дөньяда сыналырга бары туган.

Бай-ярлысы кара җиргә барып керә,

Аерма юк, балчык ястык, балчык юрган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X