Шигърият рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ватанымны данлап Гимн җырлыйм! (шигъри мизгел)
Татар илем минем - гүзәл җирем, Россиянең йөзе, түре дә! Ирек, муллык, дуслык кояшлары Балкып торсын илем күгеңдә! Ватаным зур минем - мәңге яшә! Һәр тарафта Халкым эзләре. Барлык дәүләт, милләт, күршең белән Өзелмәсен дуслык җепләре. Татарстан алга - якты юлга! Дөрес булсын кыйблаң, гамәлең Җир шарында барча илләр белән...
-
Кукмарам (шигъри мизгел)
Тау астына сибелгәндер безнең авыл, Итәгендә чишмәләре чакрым саен. Җәен-кышын саф һавасын биреп тора Тауларыңны каплап үскән нарат-каен. Горурланып тауларыңа менгәнем бар, Сокланып мин сиңа өстән күзләр атам. Гаҗәп матур, серле, якты, хатирәле Кукмарамны әнә шулай мин яратам. Беләм күптән: авыл түгел - син зур кала, Тормышлар да монда, шөкер,...
-
Белмим, әллә бик озакка... (шигъри мизгел)
Белмим, әллә күпкә, әллә бик озакка... Онытылмый жылы карашың. Бар да бетте, бар да сүнде дисәм - Каршымда син кабат барасың. Юк, бармыйсың, гүя, очасың син "Яшьлек" дигән безнең корабта. Чакырасың мине: "Бергә очыйк "Сихри яшьлек" дигән тарафка". Яшьлек хисләремнән исерергә Нидер бирми ирек - сизәм мин. Елмаям да, сиңа...
-
Дөнья тигезли (шигъри мизгел)
Мәңгелеккә килмәдек без бу дөньяга, Баена да, ярлыга да бер үк зират. Ниләр кылсак, ниләр генә эшләсәк тә, Барыбызга иртә-соңмы җитә чират. Бик еракта кебек әле китәр вакыт, Үлле-мәлле җыябыз без дөнья малын, Гел кесәгә генә ният шудырырга Алай итеп, болай итеп, табып җаен. Картлык килә менә бермәл ишек шакып,...
-
Сагыну
Туган йортым, өзелеп сагынам сине, Өзелеп сагынам төштә күрәм дә. Сиңа кайтам, туган авылым, Көтми анда мине берәү дә. Туган йортым, син юк инде... Әнкәемне эзли күзләрем. Ишегалдын яшел чирәм баскан, Кайда, әнием, баскан эзләрең? Йөрәгемә яллар таба алмыйм, Белмәдем күк синең кадерең. Әнием минем, кичер мине, Җылы булсын салкын...
-
Көн дә кайтам яшьлегемә
Үткән гомер кире кайтмый бит ул, Ник сагына кеше яшьлеген? Яшьлек дигән сихри ул илнең Күптән яптым мин дә ишеген. Тормышымның бер мизгеле булып, Калган инде, калган ул ерак. Тик нигә соң гомер үткән саен, Сагындыра яшьлек ныграк?! Йөрәк калды минем яшьлегемдә, Яшь көенчә калды күңел дә. Яшьлек дигән әкият...
-
Шигырь ничек туа?
Шигырь ничек туа икән? Урманда йөргәндәме? Бар хозурлыкка шатланып, Сөенеп йөргәнгәме? Шигырь ничек туа икән? Йомшак искән җилдәндер. Чәчәкле җәйдән соң килгән Муллык биргән көздәндер. Шигырь туа табигатьтән Ямь таба алганнандыр, Тормыш юлын матур итеп, Гел алга барганнандыр. Шигырь туа матур итеп, Кошлар сайрап торганда. Шул кошларның сайравына Хәйран калып...
-
Роберт Миңнуллин Хәния Фәрхигә багышлап шигырь язган
/vk.com/intertatgazeta
-
Чакыра туган нигез
Ишегалды яшел чирәм Үләннәрне бертигез. Язлар җитеп, кар эрүгә, Чакыра туган нигез. Тормыш артык назламады, Җиңел түгел юлларда. Менә тагын кайтып киләм Язмыш минем кулларда. Нигез ташын эткәй куйган, Бар нәрсә монда таныә. Гүя шунда ишетелде Кинәт үткәннән тавыш. Сабый чакка кайтып килдем Азга гына булса да. Картая белми һич...
-
Язмышларны белеп булмый
Язмышларны белеп булмый: Бүген яхшы, алда яман. Адым саен төгәлсезлек, Күз ачтырмый җансыз ялган. Чирәм түшәп, чокыр казый, Төшкәнеңне шунда көтә. Тотып ата, теләмәсәң, Шул мизгелдә ут та төртә. Пешкән җирне тозлап юа, Ачысыннан җаның сыза. Инде беттем, дигәч кенә, Авыз ерып, кулын суза. Өзгәли дә мең кисәккә, Минем талган...
-
“Хезмәт даны” газетасын бик яратып укыйбыз
"Хезмәт даны" газетасын Бик яратып укыйбыз. Алга таба һәр ел саен Язылырга уйлыйбыз. Район хәлләрен белмичә Яшәүләр мөмкин түгел. Яшь булсак та, олыгайсак та, Булган бар вакыйгаларны Белергә тели күңел. Газета килгән көннәрне Санап көтеп алабыз. Бик күп яңалык җиткерә Бик рәхмәтле аңа без. Язган шигырьләремә дә, Ярый, урын табасыз....
-
Шомырт (шигъри мизгел)
Ничәмә еллар үсәсең Бакча башымда минем. Йә, хәлең ничек соң? Әйдә бер сөйлә, иел. Синең янда уйнап узды Кечкенә чакларыбыз. Әле дә син үсеп торганга, Шомыртым, шат барыбыз. Бер кочаклап серләшергә Кочаклар җитми икән. Кәүсәләрең тырмаланган, Кемнәр шаяра икән? Ботакларың җиргә тигән, Күләгәгә урының киң. Су буеның сакчысымы, Әллә патшасымы...
-
Бер сүз җитә (шигъри мизгел)
Аерылышу күпме хәсрәтләрне, Сагышларны ала эченә. Өмет белән мөлдерәмә күзләр, Күрешүләр керә төшемә. Иркәләнеп туймас назлы куллар, Кайгыдан сүрелгән алсу йөзләр... Йөрәкләрне телеп үтә Аерылышу дигән сүзләр. Ерагайта бер сүз араларны, Сагына-сагына узар гомерләр. Кайда гына китеп яшәсәң дә, Үзеннән-үзе сүнә күңелләр. Көннәр үткән саен ара ерагая, Сагынуларны вакыт дәвалар....
-
Һаман яши (шигъри мизгел)
Һаман яши җирдә мәкер, ялган, Эзе килә ерак еллардан. Дөнья туйган инде ялганнардан, Бер мин генәме соң алданган? Кайберәүләр вәгъдә итә белә, Вәгъдәләре саллы һәм татлы. Кешеләргә һаман ышанам шул, Табигатем шундый - беркатлы. Татлы сүзләр сөйли белгәннәргә Ихлас күңел ышана бит һаман. Хыял күкләрендә йөзгәннәрдән Каһкәһәләп көлә мәкер, ялган....
-
Аһәңле сүз (шигъри мизгел)
(Остазым Шаһинур абый Мостафинга багышлыйм.) "Аһәңле сүз" иде юл башыбыз, Купшы сүзләр эзләп кинәндек. Сүзен сүзгә, юлын юлга ялгап, Каләм тибрәтергә өйрәндек. "Салават күпере" инде күптән Шаһинур абый корган оябыз. Шул чаклардан килгән бергәлекне, Күңел җылысын һаман тоябыз. Барлаганда еллар агымыннан "Салават күпере"нең үткәнен Без күрәбез гади бер егетнең Рәшит...