Белмим, әллә бик озакка... (шигъри мизгел)
Белмим, әллә күпкә, әллә бик озакка... Онытылмый жылы карашың. Бар да бетте, бар да сүнде дисәм - Каршымда син кабат барасың. Юк, бармыйсың, гүя, очасың син "Яшьлек" дигән безнең корабта. Чакырасың мине: "Бергә очыйк "Сихри яшьлек" дигән тарафка". Яшьлек хисләремнән исерергә Нидер бирми ирек - сизәм мин. Елмаям да, сиңа...
Белмим,
әллә күпкә, әллә бик озакка...
Онытылмый жылы карашың.
Бар да бетте, бар да сүнде дисәм -
Каршымда син кабат барасың.
Юк, бармыйсың, гүя, очасың син
"Яшьлек" дигән безнең корабта.
Чакырасың мине: "Бергә очыйк
"Сихри яшьлек" дигән тарафка".
Яшьлек хисләремнән исерергә
Нидер бирми ирек - сизәм мин.
Елмаям да, сиңа кулым сузам,
Ләкин китми калам, түзәм мин.
Заһид САФИН, Кукмара
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев