Хисләре ташыган күңелдәй, Уңышка күмелгән кырларым. Бодайлар әйтерсең, кояшның Туфрактан чагылган нурлары. Кырларны иңләгән игеннәр Офыкка агалар ургылып. Кояшка тоташкан теземнәр Бәхеткә сузылган юл булып. Кояш бит үзе дә гел мичтән Алынган ипигә охшаган. Табынның мәңгелек кояшы Ипидер, мин шуңа ышанам.
Хисләре ташыган күңелдәй,
Уңышка күмелгән кырларым.
Бодайлар әйтерсең, кояшның
Туфрактан чагылган нурлары.
Кырларны иңләгән игеннәр
Офыкка агалар ургылып.
Кояшка тоташкан теземнәр
Бәхеткә сузылган юл булып.
Кояш бит үзе дә гел мичтән
Алынган ипигә охшаган.
Табынның мәңгелек кояшы
Ипидер, мин шуңа ышанам.
Нет комментариев