Ярышларда барлыгы 11 команда катнашты.
Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге Үзәк стадионында 7×7 форматында ел саен үткәрелә торган ачык футбол турниры узды. Ярышларда барлыгы 11 команда катнашты. Кубок өчен Кукмара районының иң көчле җиде командасы, Саба районы, Нократ Аланы, Малмыж һәм Алабуга шәһәрләре командалары көч сынашты.
Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, «Татагролизинг» җәмгыятенең генераль директоры Рафаэль Фәттахов һәм район башлыгы катнашты. Сергей Димитриев үз чыгышында әлеге спорт бәйгесенең әһәмиятен билгеләп үтте:
— Хөрмәтле спортчылар, якташлар һәм турнирыбыз кунаклары! Без инде күп еллар дәвамында шушы турнир кысаларында очрашабыз. Ел саен катнашучыларның осталыгы, ярышларның дәрәҗәсе арта баруын күрәбез. Бүген сез яңартылган стадионда көч сынашачаксыз. Барыгызга да уңышлар телим! Иң көчлеләр җиңсен, җәрәхәтләр булмасын иде. Киләсе елларда да сезне биредә көтеп калабыз, — диде ул.
Уен дәвамында исәп бертуктаусыз үзгәреп торды, җанатарларның көчле алкышлары футболга тагын да ямь өстәде.
Турнир нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
- 1нче урын — «Интер-Кукмор» академиясе. Команда, район башлыгы Кубогын өченче ел рәттән яулап, үзенең лидерлык позициясен тагын бер кат раслады.
- 2нче урын — «Аш-Буҗи» командасы.
- 3нче урын — «Степан Разин» командасы.
- 4нче урын — «Электрон» командасы (Нократ Аланы).
Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев