Бер фәннән 100 баллга БДИ тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен түләү күләме 15 мең сум.
Татарстан Республикасында 2026 елда бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда 100 балл җыючылар өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр кертелде. Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
- Бер фәннән 100 баллга БДИ тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен түләү күләме — 15 мең сум,
- икешәр — 25 мең сум,
- өч фәннән 100 балл өчен түләү 35 мең сум тәшкил итәчәк.
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев