Мөхәммәтовлар гаиләсендә хезмәткә хөрмәт, сәнгатькә мәхәббәт һәм туган нигезгә тугрылык буыннан-буынга күчеп килә.
Сәхнәдә кабынган мәхәббәт
Без бу юлы Әсән-Елга авылында гомер кичерүче акыллы, тырыш, күркәм гаиләләрнең берсе — Дания һәм Эдуард Мөхәммәтовларда кунакта.
Йорт хуҗабикәсе Дания ханым — тумышы белән Ятмас Дусай авылыннан. Нырты урта мәктәбендә 10нчы сыйныфны тәмамлагач, яшь кыз Әсән-Елгадагы балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә килә. Биредә ул үзенең насыйп ярын очрата. Эдуард исемле егет белән гаилә корып, шушы авылда төпләнеп кала.
— Мин кечкенәдән сәнгатьне, җыр-биюне яраттым. Мәктәп елларында клуб мөдире белән бергә концертлар оештыра, спектакльләр әзерли идек. Шуның өчен дә мин тәрбияче булып эшләгәндә читтән торып Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесына укырга кердем, — дип искә ала Дания апа ул елларны.
Ул Әсән-Елгада Нурҗиһан апада яши. «Көн кичкә авышуга, авыл яшьләре белән бергә тизрәк клубка ашыгабыз. Эдуард белән дә нәкъ менә шунда таныштык. Без ул чагында гөрләшә-гөрләшә «Тол кызлар, тол хатыннар» дигән спектакльне сәхнәгә әзерли идек. Әле яңа гына армия сафларыннан кайткан озын буйлы, чибәр егетнең йөрәгем түренә кереп урнашуын үзем дә сизми калдым. Аның һәркем белән матур итеп аралашуы, тыйнаклыгы күңелемне җәлеп итте. Спектакль өчен декорацияләрне дә ул ясап бирде», — дип сөйли Дания апа.
Бераздан яшьләрнең дуслыгы һәм аралашуы мәхәббәткә әверелә. Бер елга якын очрашып йөргәннән соң, 1985 елның җәендә ике яшь йөрәк никах укытып, гөрләтеп туй ясый.
— Мин төп йортка килен булып төшкәндә кайнатам инде вафат иде. Ә менә Әкълимә әни белән 40 ел бергә дус-тату, аңлашып гомер иттек. Акыллы киңәшләре, тормыш авырлыклары алдында югалып калмаска өйрәткәне, балаларны үстерергә булышканы өчен аңа бик рәхмәтлемен. Узган ел әниебез бакыйлыкка күчте. Бик сагынам, юксынам үзен, — ди әңгәмәдәшем.
Дания Мәсгуть кызы 1994 елда авыл клубына директор булып эшкә урнаша. Шуннан бирле 32 ел инде ул мәдәният өлкәсендә «кайный». Райондашыбыз 2020 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була. Дания ханым үзе генә түгел, сәламәтлеге яхшы, егәре бар чагында кайнанасы Әкълимә апа да сәхнәдән төшми. Эдуард абый исә хәзер дә хатыны — кайда, ул — шунда.
— Гаиләбезнең тормышын мәдәнияттән башка күз алдына да китерә алмыйм. Әни җыр-моңга әвәс кеше иде, гармунда уйнарга яратты, бик матур итеп шигырьләр сөйләде, шаян скетчларда катнашты. Хәтта авырып урын өстендә яткан чакларында да, хәл кереп китсә, кулына гармун ала иде. Эдуард белән икесенең бергәләп гармунда өздереп уйнаулары әле дә колагымда яңгырап тора, — ди Дания апа.
Бер-берсенә терәк
Гаилә башлыгы Эдуард абый «Әсәнбаш» хуҗалыгында бригадир, шулай ук ул газ операторы булып эшли. Алтын куллы райондашыбыз хәзерге вакытта төзелеш, төзекләндерү белән бәйле эшләрне башкара.
— Кирпеч салу, түбә ябу, эчке бизәү эшләренең һәрберсенә үзлегемнән өйрәндем. Һәр кеше яңалыкка омтылырга тиеш дип саныйм. Эшләгән саен тәҗрибә арта, осталык та камилләшә, — ди ул.
Эдуард абый оста рәссам да әле. Кыш көне авыл мәдәният йорты территориясендә урын алган берсеннән-берсе матур кар сыннары — моның ачык дәлиле. Ак карны төрле образларга әверелдереп, ул балаларга да, өлкәннәргә дә үзенчәлекле матурлык бүләк итә.
— Безнең мәдәният учагында өлкәннәрнең «Мизгел» җыр ансамбле, балаларның «Хыял», «Сөмбел» бию төркемнәре эшли. «Рухият» театр коллективы да бар. Без җирлектә, районда оештырылган чаралардан читтә калмыйбыз, һәммәсендә диярлек катнашабыз. Тормыш иптәшем Эдуард ансамбльдә җырлый. Шулай ук гармунчылар белән дә чыгышлар ясый. Миңа ярдәм кирәк булганда ул һәрчак янәшәдә. Әнә шулай бер-беребезне тулыландырып, тормышның шатлыгын да, мәшәкатьләрен дә бергә бүлешеп яшибез, — ди Дания апа.
Мөхәммәтовлар ике балага гомер бирә. Кызлары Индира гаиләсе белән Нократ Аланында яши, уллары Инсаф исә Мәскәүдә төпләнгән. Дания апа белән Эдуард абый ике онык сөя.
— Балалар төрле шәһәрләрдә яшәсәләр дә, шөкер, туган нигез белән бәйләнешләре өзелми. Яңа ел, Сабантуй, туган көннәрне һәрчак гаилә белән үткәрергә тырышабыз. Балалар, оныклар кайткач, өй эче тагын да ямьләнеп, җанланып китә, — ди бәхетле әти-әни.
Ә иң мөһиме — Мөхәммәтовлар гаиләсендә хезмәткә хөрмәт, сәнгатькә мәхәббәт һәм туган нигезгә тугрылык буыннан-буынга күчеп килә. Шушы кыйммәтләр сакланган гаиләдә өйнең дә яме, тормышның да мәгънәсе бар.
Фото: гаилә архивыннан
Нет комментариев