Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сүрелмәгән әле хисләр (җыр)

Ничә көннәр үткән, әллә айлар микән, Күңел, ничек уйдан туймыйсың? Ялгыз төннәремдә күреп төшләремдә, Йөрәккәем, нигә елыйсың? Язмыш безгә язган, Ходай үзе сызган, Үтәргә дип тормыш юлларын. Йөрәктәге язлар, хыялдагы назлар Эретерләр күңел бозларын. Сулар булып агып, тау-ташларны ерып, Җилләр булып сиңа исәрмен. Ишетәсеңме, иркәм, көтәсеңме икән... Сүрелмәде сиңа хисләрем....

Ничә көннәр үткән, әллә айлар микән,

Күңел, ничек уйдан туймыйсың?

Ялгыз төннәремдә күреп төшләремдә,

Йөрәккәем, нигә елыйсың?

Язмыш безгә язган, Ходай үзе сызган,

Үтәргә дип тормыш юлларын.

Йөрәктәге язлар, хыялдагы назлар

Эретерләр күңел бозларын.

Сулар булып агып, тау-ташларны ерып,

Җилләр булып сиңа исәрмен.

Ишетәсеңме, иркәм, көтәсеңме икән...

Сүрелмәде сиңа хисләрем.

Мәгефүр Закиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев