Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Райондашыбыз Мәгъмүрә Мәрданова иҗаты

Мәгъмүрә Мәрданованың исеме газета укучыларга яхшы таныш. Ул шигърияткә гашыйк. Иҗатында туган якның матурлыгы, яшәү яме, якты матур киләчәккә ышаныч яктыртыла. Тукай образын үз итә, аның иҗатының халык күңелендә мәңгелек булуын ассызыклый. Ана темасы да шигырьләрендә тирән чагылыш таба. Шигырьләре даими рәвештә районның "Хезмәт даны" газетасында басылып тора. Ул -...

Мәгъмүрә Мәрданованың исеме газета укучыларга яхшы таныш. Ул шигърияткә гашыйк. Иҗатында туган якның матурлыгы, яшәү яме, якты матур киләчәккә ышаныч яктыртыла. Тукай образын үз итә, аның иҗатының халык күңелендә мәңгелек булуын ассызыклый. Ана темасы да шигырьләрендә тирән чагылыш таба. Шигырьләре даими рәвештә районның "Хезмәт даны" газетасында басылып тора. Ул - "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең актив члены, Кукмара җирлеге татар хатын кызларын "Ак калфак" оешмасы әгъзасы. Шушы көннәрдә Мәгъмүрәгә 60 яшь тулды. Юбилей көннәрендә "Мизгел" исемле шигырьләр җыентыгы чыкты. Аны юбилее белән котлап, сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез

"Хезмәт даны" газетасы коллективы, "Ак калфак" оешмасы

Тукайга

Иртә язда чәчәк тотып килә,

Килә халкың синең яныңа.

Шигырьләрең туры сүзе белән

Үтеп керә һәркем җанына.

Кысса да чир һәм фәкыйрьлек сине,

Туры Тукай булып калгансың.

Байчураларга каршы барып

Баскан гүя корыч калкан син.

"Юк, китмибез" диеп син бит илнең

Уртаклаштың олы язмышын.

Халкың өчен янып әйткән сүзең

Ишетелмәгән җир бармы соң?

Әнкәйләрнең күкрәк сөте белән

Моңлы җырың сеңгән күңелгә.

"Пар ат"ларың белән "Туган тел"ең

Яңгырыйлар әле бүген дә.

Язгансың син үпкәң каны белән

Аның зарын кара елларда.

"Тәфтилләү"ең белән "Әллүки"не

Җырлыйбыз без кушып җырларга.

"Су анасы" белән "Шүрәле"ләр

Гасыр аша күчеп буынга,

Олы сәхнәләрдә җырланыр дип

Булмагандыр хәтта уеңда.

Гүзәллекне күр әле

Илгиз Зарипов көе

Үткән чакта күрдеңме син

Ал кояшлы болынны.

Тирбәлешеп искән җилдә

Чәчәк үскән урынны.

Ныклап кара син дөньяга,

Гүзәллекне күр әле.

Аллы-гөлле чәчәкләрдә

Кояшлы болын яме.

Ныклап кара син дөньяга,

Күзеңне сирпеп кара.

Болын өстендә чәчәкләр

Диңгез кебек чайкала.

Карасаң ныклап дөньяга,

Матурлыкны күрерсең.

Аллы-гөлле чәчәкләрдән

Такыялар үрерсең.

Үтә күренмәле рәсем

Ясалган гүя монда.

Керер өчен кешеләргә

Уелган ишек анда.

Табигать - рәссам ясаган

Кулланып барлык төсне.

Күчергән гүя болынга

Ул күңелдәге хисне.

Кояш белән бергә торып,

Син болынга кил әле.

Аллы-гөлле чәчәкләрне -

Гүзәллекне күр әле.

Кайттым соңгы туеңа

Көтмәгәндә хушлашырбыз диеп,

Кертмәгән дә идем уема.

Кайттым, әнкәй, ләкин бу юлы мин

Кайттым синең соңгы туеңа.

Безне сөендереп яшәр чакта

Туктап калды кинәт йөрәгең.

Мин соңладым, әнкәй, исән итеп

Күрү иде сине теләгем.

Үзең куйган җирдә әле тора

Алабута урган урагың.

Орчык булды һәрчак кулларыңда,

Кичләрен дә эшсез тормадың.

Эссе җәйдән салкын көзгә кадәр

Арба сөйрәүләрең исемдә.

Төпкә җигелеп, тормыш йөген тарттың,

Күпне күрдең гомер эчендә.

Шуңа, ахры, бик тиз китеп бардың,

Картлык җиткәнен дә көтмәдең.

Авыр чакта киңәшләрең биреп,

Барыр юлны бергә үтмәдек.

Соңгы сулышыңны алган чакта,

Була алмадым, әнкәй яныңда.

Әнкәй вафат... дигән хәбәр алгач,

Өзелде кыл гүя җанымда.

Кайттым, әнкәй, ләкин бу юлы мин

Кайттым синең соңгы туеңа.

Көтмәгәндә хушлашырбыз диеп,

Кертмәгән дә идем уема.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев