Бер мизгел (шигырь)
Салкын караштан да күңел әрни, Йөрәк бит ул тоя - бик сизгер. Нигә безгә сөелеп яшәмәскә? Сөю бит ул - татлы бер мизгел. Авыр сүзләр телгәли бәгырьне, Назлы сүзгә сусый бит күңел. Нигә безгә яшьнәп яшәмәскә? Яшәү бит ул - татлы бер мизгел. Парлап яшәүләрнең кадерен белик Син дә, мин...
Салкын караштан да күңел әрни,
Йөрәк бит ул тоя - бик сизгер.
Нигә безгә сөелеп яшәмәскә?
Сөю бит ул - татлы бер мизгел.
Авыр сүзләр телгәли бәгырьне,
Назлы сүзгә сусый бит күңел.
Нигә безгә яшьнәп яшәмәскә?
Яшәү бит ул - татлы бер мизгел.
Парлап яшәүләрнең кадерен белик
Син дә, мин дә мәңгелек түгел.
Нигә безгә дөрләп яшәмәскә?
Тормыш бит ул - кыска бер мизгел.
Елизавета ФЕДОРОВА, Үрәсбаш авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев