Шигърият рубрикасы буенча яңалыклар
-
Икмәк (шигъри мизгел)
Нинди тәмле хуш исле син, Арыш икмәге. Сине үстергән вакытта Тирләр кипмәде. Ә менә хәзер утырасың Безнең табында. Ару-талулар югала Икмәк барында. Аттыра көч-куәтне Арыш икмәге. Сине үстергән вакытым Бушка китмәде. Егылмадык барыр юлда, Көч артты, хәл бетмәде. Безнең белән янәшәдә Йөргәч арыш икмәге. Алтынның ун янчыгына Икмәкнең бер валчыгы...
-
Әниләрнең кадерен белик (шигъри мизгел)
Ана баласын үстерә Бәхетле булсын өчен. Хезмәт итә, күп тырыша, Кызганмый бөтен көчен. Ана күңеле бәллүр савыт - Ватылырга тора кагылсаң. Яра салма ана йөрәгенә, Еш кайтырга тырыш кайта алсаң. Җир йөзендәге әниләр Кайгы-хәсрәт күрмәсен. Баласы өчен беркайчан да Күз яшьләре түкмәсен. Ләбибә НИГЪМӘТУЛЛИНА, Вахит авылы
-
Өзелмәсен әнкәйләрнең җыры (шигъри мизгел)
Көне дими, төне дими, Тынгы белми әниләр, Сабыена бәхет теләп, Бишек җырын көйлиләр. Бар күңелен, моңын, назын Салып шушы җырына, Әниләр бит саулык тели Улына һәм кызына. Һәрбер өйдә шатлык булып, Яңгырасын җырлары. Сабыйларның күңеленә, Керсен халкым моңнары. Бу дөньяда кадерлерәк, Нәрсә бар сон, ни тагы? Сүрелмәсен, өзелмәсен Әнкәйләрнең жырлары!...
-
Юксына һәрчак күңел (шигъри мизгел)
Ап-ак карлар җемелдәшеп, Күзләрне чагылдыра. Шул чагында гомер биргән Әнием сагындыра. Моң тулы бишек җырларын Оныту мөмкин түгел. Сабыр, назлы әниемне Юксына һәрчак күңел. Хуҗалыкта без булышып, Эштә чыныгып үстек. Газиз әнкәй өйрәткәнчә, Тормыш диңгезен кичтек. Юлыбызда онытмадык Әхлак белән әдәпне. Дус итмәдек үзебезгә Бер дә начар гадәтне. Янып, яшьнәп...
-
Йөрәк әрни, күңел борчыла (шигъри мизгел)
Авылым, син горур басып тора идең Зур авыллар рәтендә. Йөрәк әрни, күңел борчыла, Кечерәясең һаман, һаман да. Колхозлашу чоры диеп, Куганнар Шәймардан, Хисан Хаҗи, Нәби байларын. Сугыш чоры янгын чыгып Киткән халык читкә, читләргә. Юк инде кибетең, медпунктың да, Гөрләп торган фермаларың, Эшләми пилорамың, тегермәнең дә. Ну шулай да эш...
-
13 ноябрь – Ак таякчыклар көне
Көзнең моңсу уртасына Атлап керде безнең Җир шары. Алтын яфрак, кызыл миләш белән Мул уңышы - халык шатлыгы. Ноябрьнең уртасына җиткәч, Күктән фәрештәләр иңәрләр. Ак таякчык тоткан бәндәләргә Бары сабырлыклар теләрләр. Таякчыкның төсе ап-ак булыр, Фәрештәләр канатыннан яралган. Бәлки шуңа изгедер ул таяк... Бирелгән ул, гүя, кайгыдан. Кемнәр тоткан соң...
-
Кукмара күрке – Чыңгыз (шигъри мизгел)
Кукмарада яшәвемә Чын күңелдән шатланам. Күренекле шәхесләре Киң дөньяга таралган. Чыңгыз Айтматов исемен Гимназиябез йөртә. Аның гүзәл әсәрләрен Бөтен халкыбыз белә. Кыргыз илендә туса да, Әнисе - Мәчкәрәдән. Кыргызча, русча язса да, Тамыры - Татар иленнән. Бик яратып укыдык без "Беренче мөгаллим"ен. Чыңгыз кебек данлы кеше Булырмын үзем дә мин....
-
Шөкер итәм (шигъри мизгел)
Иртән торгач шөкер итәм Күзләремне ачканга. Үзем, әти һәм әнием Исән - имин булганга. Шөкер итәм мәктәбемдә Белем ала алганга. Сыенырлык җылы өем Һәм ризыгым булганга. Шөкер итәм мин һәр көн дә, Тыныч таңнар атканга. Бу дөньяда тормыш ямен Тоеп яши алганга. Шөкер итәм! Нурсинә КУРАМШИНА, 5 сыйныф
-
Агачларда сары моң гына (шигъри мизгел)
Ерагая ара, нинди юллары бар Туктатырга көннәр агышын? Еракларга киткән якларыңнан Ишетелә кебек тавышың. Киткән юлларыңа карый-карый, Сагыш кына каплый күземне. Сине сагынудан сыкрый йөрәк, Яшем белән юам йөземне. Көз көннәре бик ямансу була, Торналар да инде киттеләр. Сары яфракларга яшьләр тама: Кыр казлары елап үттеләр. Саубуллашам киек казлар белән,...
-
Туган телем (шигъри мизгел)
"И туган тел, и матур тел" - Тукай язган шигырь ул. Туган телен яратмаган, Өйрәнмәгән юктыр ул. Татар гимназиясендә мин Яратып белем алам. "Мин татарча сөйләшәм", - дип Шатланып әйтә алам. Әти-әни мине сөя, Яратып "кызым" дия. Әби-бабай: "Туган телне Белергә кирәк" , - дия. Үз телен әйбәт өйрәнгән Чит...
-
Игенче дус! (шигъри мизгел)
Синең хезмәтеңне Базмыйм хәтта җырга тиңләргә. Икмәк булса гына җыр була, Нур өстәлә табын, йөзләргә. Кояшка да тиңләп карадым мин Синең батырлыкны, Игенче! Ләкин кояш ярсып кызганда да Син китмәдең кырдан, Игенче! Алып батыр - тиңсез батыр, диләр, Тик ул батыр әкият-хыялда. Син Игенче - җирнең чын батыры, Куәт биргән...
-
Мәрхәмәтле булыйк (шигъри мизгел)
Әбиләрне барлыйм, авылым бабайларын, Калганнар бармак белән санарлык. Өлкәннәрнең ничек кирәклеген Соңлап кына ахыры аңладык. Юк шул инде күрше Зәкияттә, Күптән вафат Гамилә җиңги дә. Әнием вафат, Гарифәттә иде, Зиратлардан кайтып килмиләр. Йомыш белән кергән баланы да Тупсадан ук каршы алдылар. Самавыр яңартып, чәйләр эчереп, Аркалардан сөеп калдылар. Әни кушкач...
-
Уйланулар (шигъри мизгел)
Безнең яшьлек үтеп киткән инде, Үкенечле түгел узганы. Без бит аны яшьнәп узып киттек, Булмадык без юлның тузаны. Картлык шатлык түгел диеп әйтсәләр дә, Алай диеп әйтү кирәкми. Ул Ходайның биргән бүләге бит, Бөтен кешегә дә эләкми. Язмышына нәрсә язылганын Җиргә белеп килми берәү дә. Бәхетеңә нәрсә язылган бит, Тик...
-
Уйлану (шигырь)
Сынау өчен килгән без дөньяга: Булды югалтулар, табышлар. Кыска гына гомер эчендә Җибәрелгән күпме ялгышлар... Гамәл өчен килгән без дөньяга, Җанда - иман, кулда - Коръәнем. Гөнаһлардан тәүбә кылу өчен Исәнлек бир миңа, Ходаем. Күктә кояш, җирдә ризык биргән Шөкер итәм бүген Аллаһка. Байлыгымны алсаң, ал, йә Раббым, Иманымны гына...
-
Моңсуланмыйк (шигырь)
Көзгә кердек диеп моңсуланмыйк, Табигатьнең иң бай фасылы. Игеннәр өлгерә, муллык көтә, Ризык белән табыннар тулы. Гомер көзенә кердек дип моңсуланмыйк, Ул бит безнең горурлык чоры. Артта - үткән еллар, узган юллар, Барысы да гомер байлыгы. Горур атлыйк гомер көзләренә Көч-дәрт булсын әле йөрәктә. Гел шатылкта, саулыкта, байлыкта Язсын әле...