Әниләрнең кадерен белик (шигъри мизгел)
Ана баласын үстерә Бәхетле булсын өчен. Хезмәт итә, күп тырыша, Кызганмый бөтен көчен. Ана күңеле бәллүр савыт - Ватылырга тора кагылсаң. Яра салма ана йөрәгенә, Еш кайтырга тырыш кайта алсаң. Җир йөзендәге әниләр Кайгы-хәсрәт күрмәсен. Баласы өчен беркайчан да Күз яшьләре түкмәсен. Ләбибә НИГЪМӘТУЛЛИНА, Вахит авылы
Ана баласын үстерә
Бәхетле булсын өчен.
Хезмәт итә, күп тырыша,
Кызганмый бөтен көчен.
Ана күңеле бәллүр савыт -
Ватылырга тора кагылсаң.
Яра салма ана йөрәгенә,
Еш кайтырга тырыш кайта алсаң.
Җир йөзендәге әниләр
Кайгы-хәсрәт күрмәсен.
Баласы өчен беркайчан да
Күз яшьләре түкмәсен.
Ләбибә НИГЪМӘТУЛЛИНА,
Вахит авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев