Юксына һәрчак күңел (шигъри мизгел)
Ап-ак карлар җемелдәшеп, Күзләрне чагылдыра. Шул чагында гомер биргән Әнием сагындыра. Моң тулы бишек җырларын Оныту мөмкин түгел. Сабыр, назлы әниемне Юксына һәрчак күңел. Хуҗалыкта без булышып, Эштә чыныгып үстек. Газиз әнкәй өйрәткәнчә, Тормыш диңгезен кичтек. Юлыбызда онытмадык Әхлак белән әдәпне. Дус итмәдек үзебезгә Бер дә начар гадәтне. Янып, яшьнәп...
Ап-ак карлар җемелдәшеп,
Күзләрне чагылдыра.
Шул чагында гомер биргән
Әнием сагындыра.
Моң тулы бишек җырларын
Оныту мөмкин түгел.
Сабыр, назлы әниемне
Юксына һәрчак күңел.
Хуҗалыкта без булышып,
Эштә чыныгып үстек.
Газиз әнкәй өйрәткәнчә,
Тормыш диңгезен кичтек.
Юлыбызда онытмадык
Әхлак белән әдәпне.
Дус итмәдек үзебезгә
Бер дә начар гадәтне.
Янып, яшьнәп ул яшәде,
Юлын ярып тормышта.
Авырлыкка бирешмәде,
Баш имәде язмышка.
Әллә инде шуңа күрә
Иртә китте арадан.
Кайтасы иде, әнием,
Шул чакларга яңадан.
Мәгъмүрә МӘРДАНОВА, Кукмара
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев