Йөрәк әрни, күңел борчыла (шигъри мизгел)
Авылым, син горур басып тора идең Зур авыллар рәтендә. Йөрәк әрни, күңел борчыла, Кечерәясең һаман, һаман да. Колхозлашу чоры диеп, Куганнар Шәймардан, Хисан Хаҗи, Нәби байларын. Сугыш чоры янгын чыгып Киткән халык читкә, читләргә. Юк инде кибетең, медпунктың да, Гөрләп торган фермаларың, Эшләми пилорамың, тегермәнең дә. Ну шулай да эш...
Авылым, син горур басып тора идең
Зур авыллар рәтендә.
Йөрәк әрни, күңел борчыла,
Кечерәясең һаман, һаман да.
Колхозлашу чоры диеп,
Куганнар Шәймардан, Хисан
Хаҗи, Нәби байларын.
Сугыш чоры янгын чыгып
Киткән халык читкә, читләргә.
Юк инде кибетең, медпунктың да,
Гөрләп торган фермаларың,
Эшләми пилорамың, тегермәнең дә.
Ну шулай да эш сөючән
Тыйнак авыл халкым яши бирә,
Кризис чорын кичереп,
Кредитлар түли-түли.
Фәрит КАНӘФИЕВ, Пычак авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев