Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Өзелмәсен әнкәйләрнең җыры (шигъри мизгел)

Көне дими, төне дими, Тынгы белми әниләр, Сабыена бәхет теләп, Бишек җырын көйлиләр. Бар күңелен, моңын, назын Салып шушы җырына, Әниләр бит саулык тели Улына һәм кызына. Һәрбер өйдә шатлык булып, Яңгырасын җырлары. Сабыйларның күңеленә, Керсен халкым моңнары. Бу дөньяда кадерлерәк, Нәрсә бар сон, ни тагы? Сүрелмәсен, өзелмәсен Әнкәйләрнең жырлары!...

Көне дими, төне дими,

Тынгы белми әниләр,

Сабыена бәхет теләп,

Бишек җырын көйлиләр.

Бар күңелен, моңын, назын

Салып шушы җырына,

Әниләр бит саулык тели

Улына һәм кызына.

Һәрбер өйдә шатлык булып,

Яңгырасын җырлары.

Сабыйларның күңеленә,

Керсен халкым моңнары.

Бу дөньяда кадерлерәк,

Нәрсә бар сон, ни тагы?

Сүрелмәсен, өзелмәсен

Әнкәйләрнең жырлары!

Мәгефүр ЗАКИРОВ, Балыклы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев