Уйлану (шигырь)
Сынау өчен килгән без дөньяга: Булды югалтулар, табышлар. Кыска гына гомер эчендә Җибәрелгән күпме ялгышлар... Гамәл өчен килгән без дөньяга, Җанда - иман, кулда - Коръәнем. Гөнаһлардан тәүбә кылу өчен Исәнлек бир миңа, Ходаем. Күктә кояш, җирдә ризык биргән Шөкер итәм бүген Аллаһка. Байлыгымны алсаң, ал, йә Раббым, Иманымны гына...
Сынау өчен килгән без дөньяга:
Булды югалтулар, табышлар.
Кыска гына гомер эчендә
Җибәрелгән күпме ялгышлар...
Гамәл өчен килгән без дөньяга,
Җанда - иман, кулда - Коръәнем.
Гөнаһлардан тәүбә кылу өчен
Исәнлек бир миңа, Ходаем.
Күктә кояш, җирдә ризык биргән
Шөкер итәм бүген Аллаһка.
Байлыгымны алсаң, ал, йә Раббым,
Иманымны гына тик алма.
Мин канәгать бүген язмышымнан:
Шөкер итәм: бастым намазга.
Күпме әрәм үткән безнең гомер,
Динсезлекне сылтап заманга...
Флюра ХАННАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев