Юлда һәркем сак булсын: Кукмара районында «Җәяүле» кисәтү чаралары узды
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Юлда һәркем сак булсын: Кукмара районында «Җәяүле» кисәтү чаралары узды

Зебрада җәяүлегә юл бирмәгән шоферга — 1500 сумнан 2500 сумга кадәр, ә инде юлны тиеш булмаган урыннан кисеп чыккан җәяүлегә 500 сум штраф каралган.

Юл иминлеге

Аның төп максаты — җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарлылыгын арттыру һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген тагын бер кат искә төшерү.

Шоферлардан: «Кайбер җәяүлеләрнең игътибарсызлыгына, үз гомерләре турында бөтенләй уйламауларына таң калырсың. Автомобиль юлының теләсә кайсы өлешеннән кистереп чыгучылар еш очрый. Кайчак кешеләр телефонга текәлеп барып, тирә-яктагы хәлне, машиналарны бөтенләй күрми», — дигән фикерләрне еш ишетергә туры килә.

Чыннан да, юлдагы бер генә секундлык игътибарсызлыкның да аяныч нәтиҗәләргә китерүе бар. Машина йөртүче дә, җәяүле дә — юл хәрәкәтенең тулы хокуклы катнашучысы. Шуңа күрә һәркем үз вазыйфасын җаваплылык белән үтәргә тиеш. Район дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов белән дә шул хакта сөйләштек. 

Машина йөртүче дә, җәяүле дә — юл хәрәкәтенең тулы хокуклы катнашучысы.
Машина йөртүче дә, җәяүле дә — юл хәрәкәтенең тулы хокуклы катнашучысы.

— Татарстан дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, быелның 8 аенда республикада җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле 457 фаҗига теркәлә. 37 кешенең гомере өзелә, 435е төрле тән җәрәхәтләре ала. Җәяүлеләрнең 76 проценты юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен үтәмичә, юлны җәяүлеләр кичүе каралмаган урыннардан чыга, — ди полиция подполковнигы Фирдүс Каниф улы.

Кукмара районына килгәндә, ел башыннан август аен кертеп, җәяүлеләр тарафыннан кагыйдәләрне бозуның 416 очрагы теркәлгән. Бер кеше автомобиль тәгәрмәче астына кергән.

«Бу хәл 7 гыйнварда кичке сәгать бишләр тирәсендә шәһәрнең Ленин урамында булды. Хатын-кыз юлның җәяүлеләр өчен каралмаган өлешеннән кинәт йөгереп чыга һәм ВАЗ автомобиленә бәрелә. Зыян күрүче дәваханәгә җибәрелде. Җәяүлеләргә юл аша чыкканда ашыкмаска, башта — сулга, аннары уңга карап, транспорт чараларының туктап өлгерүенә инанырга кирәк. Ә машина йөртүчеләргә исә җәяүлеләр кичүләрендә аеруча игътибарлы булу, тизлекне киметү һәм юлдагы көтелмәгән хәлләргә әзер тору мөһим. Юлда вакытта: «Миңа берни булмас», — дигән ышаныч урынсыз. Һәрберебезнең саклыгы һәм җаваплылыгы кемнеңдер гомерен саклап калырга мөмкин», — ди полиция подполковнигы.

Район дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов кием-салымдагы яктылык кайтаргыч элементларның мөһимлегенә дә тукталды. 
Район дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов кием-салымдагы яктылык кайтаргыч элементларның мөһимлегенә дә тукталды.

Яктылык кайтаргыч элементларның мөһимлеге

Район дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе кием-салымдагы яктылык кайтаргыч элементларның мөһимлегенә дә тукталды. 

— Көзге-кышкы чорда көннәр кыскара, тиз караңгы төшә. Һава торышы начар булган көннәрдә юлда күрү мөмкинлеге тагын да кими. Ә менә җәяүлеләрнең өс һәм аяк киемендә, сумкасында махсус материаллардан эшләнгән, яктылык нурларын кире кайтару үзлегенә ия булган элементлар булу автомобиль йөртүчегә аны вакытында күрергә мөмкинлек бирә, юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгу куркынычын сизелерлек киметә, — дип сөйләде җитәкче.

Фирдүс Фәхретдинов сүзләренчә, автомобиль якын ут белән хәрәкәт иткәндә, йөртүче юлдагы җәяүлене 25-50 метр ераклыктан күрә ала. Әгәр җәяүле яктылыкны кире кайтаручы элемент кулланса, бу ара 150-200 метрга кадәр арта.

«Автомобиль ерак ут белән хәрәкәт иткәндә, яктылык кайтаргыч кулланылган очракта җәяүленең күренү ераклыгы 100 метрдан 350 метрга кадәр арта. Бу исә автомобиль йөртүчегә юлдагы хәлне бәяләргә һәм карар кабул итәргә 15-25 секунд вакыт бирә, — дип сөйләде җитәкче. — Шуны истә тотарга кирәк: яктылыкны кире кайтаручы элементлар җәяүлене юл-транспорт һәлакәтеннән тулысынча сакламый, әмма аның күренү мөмкинлеген сизелерлек арттыра. Шуңа күрә аларны куллану белән беррәттән, юлны бары тик билгеләнгән урыннардан гына чыгарга, светофор сигналларына буйсынырга һәм юлда игътибарлы булырга кирәк», — ди җитәкче.

Фирдүс Фәхретдиновның сүзләренә караганда, «Җәяүле» кисәтү чаралары вакытында җәяүлеләргә дә, кагыйдәләрне үтәмәүче шоферларга да таләпләр катгый булган. Зебрада җәяүлегә юл бирмәгән шоферга — 1500 сумнан 2500 сумга кадәр, ә инде юлны тиеш булмаган урыннан кисеп чыккан җәяүлегә 500 сум штраф каралган.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев