Үрәсбаш авылында яшәүче Анна Кузьмина: Һәр көннең кадерен белеп яшим
Соңгы яңалыклар

Үрәсбаш авылында яшәүче Анна Кузьмина: Һәр көннең кадерен белеп яшим

Аның гомер юлы авыр хезмәт, сугыш елларының ачысын тату, якыннарын югалту хәсрәте белән үрелгән. Әмма язмыш сынауларына бирешмичә, бүген дә һәр көннең кадерен белеп, тормышка сөенеп яши ул.

Үрәсбаш авылында гомер кичерүче Анна апа Кузьмина тормыш юлында бик күп авырлыклар аша уза. Сугыш елларының ачысын, авыр хезмәтнең михнәтләрен үз җилкәсендә тату, бала югалту хәсрәтләрен кичерү – берсе дә күңелендә эзсез калмый. Шулай да тормышның авыр сынауларына бирешмичә, һәр яңа көнгә өмет белән карап яши ул.

– Авыл мәктәбенең 7нче сыйныфын тәмамлагач, Югары Шөндә һәм Кукмарада, кешеләргә ялланып, дүртәр ай балалар карадым. Кая барасың инде, өс-баш юньле-рәтле түгел, ашарга да каты-токы гына. Аз булса да әнигә ярдәм итим, дигән уй белән чыгып кителгәндер инде. Балаларны карау гына түгел, өй эшләрендә дә булышасы бит әле. Хезмәтләрем өчен ике киелгән күлмәк биреп җибәргәннәр иде шул чагында. Анысына да сөендем. Ул чактагы авырлыклар искә төшсә, түгелгән күз яшьләрен уйласам, хәзер дә тәннәрем чемер-чемер итеп куя, – дип хатирәләрен барлады Анна апа. 

15 яшьлек кызчыкның авылдашлары һәм иң якын дусты Мария белән ялланып урман кисүгә алынуы да үзе бер сынау була. Якын-тирә авыллардан җыелган халыкны, йөк машиналарына утыртып, Алексеевск якларына алып китәләр. 

Быел тугызынчы дистәне түгәрәкләгән Анна апаның тәрәзә төпләрендә генә түгел, өенең һәр почмагында гөлләр чәчәк атып утыра.
Быел тугызынчы дистәне түгәрәкләгән Анна апаның тәрәзә төпләрендә генә түгел, өенең һәр почмагында гөлләр чәчәк атып утыра.

 – Безне ташландык бер авыл уртасында төшерделәр. Шуннан соң яныбызга урман кисү буенча билгеләнгән өлкән кеше килде дә яшьләребезне сораштырды, үзе артыннан конторага чакырды. “Кызлар, 15 яшьлекләрне урман эченә кертергә ярамый. Кире авылыгызга кайтыгыз”, – ди бу. Бер килгәч, нинди кайту инде?! Чыбык-чабыкларны булса да чабарбыз дип, ялына торгач, ризалашты тагын. Шулай итеп, башкалар белән без дә калдык һәм Кама елгасын киңәйтү өчен урман кисү эшенә керештек, – дип сөйли Анна Александровна. – Бер-бер артлы тезелеп киткән землянкаларда яшәдек. Һәрберсендә 30-40ар кеше иде. Эштән кайтып, плитәдә чәйнек кайнату өчен чират җиткәнче үк күзләр йомыла башлый. Салкын су белән бер сынык каткан икмәк ашыйсың да йок­ларга ятасың. Иртән тагын таңнан торып эшкә китәсең. Әнә шулай көн артыннан көн үтте, 1,5 ел вакыт сизелми дә артта калды. Паспорт алгач, туган якларыбызга юл тоттык.

Алты ел киез итек фаб­рикасында хезмәт куйганнан соң, Анна апа 1958 елда Николай исемле Үрәсбаш егетенә кияүгә чыга һәм шушы авылда төпләнеп кала. Яңа тормыш башлаган яшь килен иң элек күмәк хуҗалыкта төрле эшләр башкара. Соңрак фермага күчә: үгезләр, бозаулар карый, сыер сава. Кайда нинди эш кушсалар да, җиренә җиткереп башкарырга тырыша.

– Без – авыл хез­мәтенең авырлыгын яшьтән үк татыган буын. Шуңа күрә бер эштән дә курыкмадым, зарлануны белмәдем. Иртәнге сәгать дүрттә фермага барулар әле дә хәтердә. Ул чакта бит бөтен эш кул көче белән башкарылды: тиресен чыгарасың, малларга азык таратасың, сыерларны сауганнан соң, сөтле чиләкләрне үлчәүгә алып барасың. Эш күп, авыр булса да, яшьлек елларының үз матурлыгы бар иде.

Күңелдә өмет, алга таба яхшырак тормышка ышаныч яшәде. “Хезмәт ветераны” исеме алып, фермадан пенсиягә чыктым, – ди ул. – Николай хуҗалыкта алдынгы тракторчы булды. Кулы алтын иде. Каралтының бер өлешендәге остаханәсен һәрвакыт чиста, пөхтә тотты, анда ник бер тузан бөртеге булсын! Аның вафатына да инде 23 ел вакыт узды... 

Николай абый белән Анна апа алты балага гомер бүләк итә, аларны үстереп, кеше итү өчен бар көчләрен куя. Тик, кызганыч, алар гаиләсен бала хәсрәте дә читләп үтми. 

 – Еллар узса да, йөрәк түренә урнашкан яраларның сызлавы басылмый, – ди әңгәмәдәшем. – Александр юл фаҗигасенә очрап һәлак булды, ә Мария белән Татьянаны рәхимсез чир алып китте. Аларны искә алмаган бер генә көнем дә юк, урыннары җәнәттә була күрсен. Хәзерге вакытта Рита исемле кызым Себер якларында яши, Венерам – Кукмарада, ә Светлана – Үрәсбашта. 13 оныгым, 22 оныкчыгым бар. Балалар хәлемне белеп торалар, кайтып та йөриләр. Аларның игътибарын тоеп яшәү – минем өчен зур бәхет. 

Автор фотосы
Автор фотосы

Быел тугызынчы дистәне түгәрәкләгән Анна апаның тәрәзә төпләрендә генә түгел, өенең һәр почмагында гөлләр чәчәк атып утыра. Матурлыкка гашыйк булган хуҗабикә аларның һәрберсенә игътибар, наз бүләк итә. 

 – Бакчама бәрәңге, яшелчәләр дә утыртам әле мин. Түтәлләрнең чүпләрен утау, су сибү күңелемә юаныч бирә. Моңарчы кыш көне ишегалдын, капка төбен дә үзем көрәп чистарта идем. Быел ничек булыр, – ди ул. – Шөкер, колак­ларым ишетә, күзләрем күрә, әлегә кадәр китап­ларны, газеталарны да күзлексез укыдым. Дөнья яңалыкларын сөйләшергә, гәпләшеп утырырга күршем Мәдинә, авылдашларым Лиза белән Нина бар. Тормышлар рәхәт, табыннар мул дип, һәр көннең кадерен белеп, гади куанычларга сөенеп яшим. 
 

 Нигә соң бу гомер дигәннәре, Һәркемгә дә тигез бирелми.

Кемдер үтә озын гомер юлы, Ә кемнәрдер, яшәргә дә хәтта өлгерми.

Нәнәй сиңа, Ходай бүләк итеп, Биргән гомерләрнең озынын.

Алны-ялны белми, фермаларда эшләп, Үстердегез бер улыңны һәм биш кызыңны.

Язмыш сиңа олы сынауларны Тезеп-тезеп куйган юлыңа.

Инде менә өч балаңны Бирдең Ходай кулына.

Урыннары оҗмахларда булсын,

Язмыш алганнарының.

Ходай гомерләрен бирсен,

Калган балаларыңның.

Балаларың-оныкларың сине

Гел шатландырып торсын.

Кабат түгәргә язмасын,

Кайнар яшь тамчыларын.

Күршеләрең сине хөрмәт итеп,

Киңәш сорап керәләр.

13 оныгың да, кайтып-китеп,

Хәлләреңне белеп торалар.

Сәламәтлек белән яшәү язсын

Гомереңнең калганын.

23 оныкчыгың, Нәсел дәвамчыларың.

Үз аякларыңда йөреп,

Аек акыл белән,

Үтсен гомереңнең калганы да.

Сабырлыкның тере үрнәге син,

Онык-балаларыңа.

Раиса ГЕРАСИМОВА шигыре


Нет комментариев