Туган туфрак җылысы: «Нормабаш авылы» китабы дөнья күрде
Кеше һәм аның эше

Туган туфрак җылысы: «Нормабаш авылы» китабы дөнья күрде

Авыл тарихын, анда яшәгән кешеләрнең язмышларын, фотоларны һәм видеоларны кадерләп саклап, киләчәк буынга тапшыру — үзе бер гаять зур хезмәт.

Рухи мирас

Кукмара үзәк китапханәсендә ике истәлекле вакыйга: Нормабаш авылына нигез салынуга — 350 ел һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Салават күпере» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәшит Минегалиевның 75 яшьлек юбилее уңаеннан «Нормабаш авылы» китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Чарага авылдашлары, каләмдәшләре, дуслары һәм Рәшит абыйның иҗатын хөрмәт итүчеләр җыелды. 

«Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул чакта — башкаларны чакырганда үзе яккан учакка», — дип яза үзенең бер шигырендә шагыйрь Ренат Харис. 

Рәшит абый да нәкъ менә шундыйлар кавеменнән. Тынгысыз күңеле, һәрдаим эзләнүдә булуы, аралашуы белән ул үзе кабызган «учагы» аша башкаларның күңеленә җылылык сибә белә. 39 елга якын редакциядә эшләгән хезмәте аша гына түгел, төрле өлкәләрдәге рухи мирасы турында да әйтүем. 

Шуларның берсе — авыл тарихларына зур әһәмият бирүе. Әле яңа гына табадан төшкән, туган авылына багышланган «Нормабаш авылы» китабын башкалар хозурына тәкъдим иткәнче, аның тырышлыгы белән төрле елларда Зур Кукмара, Югары Казаклар, Салкын Чишмә, Байлангар авыллары тарихы китаплары нәшер ителде. Янил авылы кулланучылар җәмгыяте эшчәнлегенә багышланган җыентыкны чыгаруга үзенең зур өлешен кертте.

Рәшит абыйның дүрт йөз елга якын тарихны барлавы, архив материалларына таянып эшләве олы мактауга лаек.
Рәшит абыйның дүрт йөз елга якын тарихны барлавы, архив материалларына таянып эшләве олы мактауга лаек. 

Ә туган авылына багышланганы исә дистә еллар дәвамында Рәшит абыйның күңел түрендә йөри. Лаеклы ялга чыккач кына ул җиң сызганып әлеге тарихи-документаль басманы эшләргә тотына. 

Бу басмада «Кабык» күперендәге ике нигездән башланган авылның барлыкка килүе, аның тарихы, авыл кешеләренең төрле чорлардагы язмышы, эшләре, көнкүреше турындагы материаллар — истәлек-хатирәләр, документлар, фоторәсемнәр туплап бирелә.

Бай тарих

Китап — ул үткән белән бүгенгене тоташтыручы күпер. Авыл тарихын, анда яшәгән кешеләрнең язмышларын, фотоларны һәм видеоларны кадерләп саклап, киләчәк буынга тапшыру — үзе бер гаять зур хезмәт. Соңгы елларда районда авыл тарихларын барлауга игътибар аеруча артты. Элегрәк бу эш шәхси истәлекләргә генә корылса, хәзер инде җитди архив чыганакларына һәм археология материалларына нигезләнгән саллы басмалар дөнья күрә. Рәшит абыйның дүрт йөз елга якын тарихны барлавы, архив материалларына таянып эшләве — моңа ачык дәлил.

Кичә барышында авылдашлары, якташлары үзләренең Нормабаштагы нәсел тарихларына тукталдылар, истәлекләрне барладылар.
Бәйрәм моңлы җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды һәм чәй табыны артында җылы әңгәмә белән тәмамланды.

— Китап авылдашларыбызның уртак тырышлыгы белән язылды. Күпләр үз гаиләләренең тарихын барлап бирделәр, документлар, фоторәсемнәр тапшырдылар, киңәшләре белән ярдәм иттеләр. Рәхмәтем зур, китапны язу дәверендә мөрәҗәгать иткән барлык авылдашлар да ярдәмгә килделәр, — ди ул үзе бу хакта. — Ошбу китапта, нигездә, авылыбызның дүрт йөз елга якын булган тарихының бер өлеше. Авыл тарихы ул аерым кешеләрнең язмышыннан тора. Анда гасырлар дәвамында яшәгән һәм әле бүген дә яшәүче һәр кеше — үзе бер зур шәхес. Бу тарихта һәркем кадерле.

Нормабаш халкы элек-электән тырышлыгы белән аерылып торган. «Нурминкә инеше буендагы матур табигатьле җиргә килеп урнашып, йортлар төзегән, урманнар кискән, агачларны төпләп җир эшкәрткән, иген үстергән, кибет ачудан алда мәчет төзү турында кайгырткан. Ямьле тау итәгенә, саф сулы чишмә буйларына урнашкан, халкыбызның бер бизәген, төсен тәшкил иткән, фидакарь хезмәтләре белән даны еракларга таралган Нормабаш авылы кешеләренә имин, бәрәкәтле, якты киләчәк насыйп булсын. 350 елдан артык тарихы булган Нормабашта беркемнең дә туган нигезе бетмәсен, үз авылыбызда һәммәбез дә бәхетле гомер кичерсәк иде», — ди Рәшит абый. 

Кичә барышында авылдашлары, якташлары үзләренең Нормабаштагы нәсел тарихларына тукталдылар, истәлекләрне барладылар. Шулай ук юбилярның дуслары, хезмәттәшләре, кордашлары да Рәшит абыйга матур теләкләрен җиткерделәр. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова, район үсешенә керткән өлешен югары бәяләп, Рәшит Минегалиевның күкрәгенә «Кукмара муниципаль районы алдындагы хезмәтләре өчен» медален беркетте. Район үзәк китапханәсе хезмәткәре Лилия Саттарова алып барган бәйрәм моңлы җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды һәм чәй табыны артында җылы әңгәмә белән тәмамланды.


Нет комментариев