Үзгәрешләр аша — уңышка: Америкада яшәүче якташыбыз Рәфинә Ибраһимова белән әңгәмә
Кеше һәм аның эше

Үзгәрешләр аша — уңышка: Америкада яшәүче якташыбыз Рәфинә Ибраһимова белән әңгәмә

Америкада яшәп, татар телен, татар мохитен саклау кыенмы?

Чит җирдә яшәсә дә, аның күңеле һәрчак туган җире белән. Рәфинәнең тормыш юлы күпләр өчен чын илһам чыганагы булып тора, чөнки ул һәрвакыт алга барырга, яңаны өйрәнергә курыкмый. 

Язмам герое — балалар интуитив тәрбияләү серләре һәм кырык яшьтә дә һөнәр алыштыруның уңышка илтүе хакында китаплар авторы, озак еллар мәктәптә эшләгән тәҗрибәле мөгаллимә, ә хәзерге вакытта мәгълүмати технологияләр өлкәсендә уңышлы хезмәт куючы ханым.

Районыбызның Күкшел авылында туып-үсеп, Арча һәм Казан аша зур дөньяга юл алган, бүгенге көндә океан артында, Америка Кушма Штатларының Нью-Йорк шәһәрендә яшәүче якташыбыз Рәфинә Ибраһимова белән телефон аша аралашып алдык.

— Рәфинә, сез бүгенге көндә Америкада җаваплы һөнәр иясе, аңарчы озак еллар мәктәптә белем бирдегез. Ләкин һәр кешенең үз тамырлары бар. Кукмара хатирәләреннән иң еш искә төшкәне нәрсә: итек исеме, әллә әниегез пешергән бәлешме?

— Кукмараны, туган авылымны гел сагынып яшим. Иң еш искә төшкән хатирәләргә килгәндә, сеңлем белән бәрәңге чүбе утап, басудан болын аша зәңгәр кыңгыраулар турында җырлый-җырлый кайтуыбыздыр. Туган якларыма моңарчы гел кайтып тордык. Хәзер исә әти белән әнине ел саен үземә, Америкага алып киләм. 

Рәфинә Ибраһимова — китаплар авторы, озак еллар мәктәптә эшләгән тәҗрибәле мөгаллимә, ә хәзерге вакытта мәгълүмати технологияләр өлкәсендә уңышлы хезмәт куючы ханым.
Рәфинә Ибраһимова — китаплар авторы, озак еллар мәктәптә эшләгән тәҗрибәле мөгаллимә, ә хәзерге вакытта мәгълүмати технологияләр өлкәсендә уңышлы хезмәт куючы ханым.

— Укучыларыгызга Кукмара яисә Татарстан турында сөйләгәнегез бармы, алар моны ничек кабул итә?

— Мин югары уку йортларында чит ил гражданнарына инглиз теле укыттым. Үз халкым, туган җирем турында һәрвакыт зур горурлык белән сөйлим — укучыларыма да, кызыма да, башкаларга да моны җиткерергә тырышам.

— Америкада белем бирү системасы безнекеннән бик нык аерыла. Сезне иң нык гаҗәпләндергән яисә башта кабул итүе кыен булган традицияләргә тукталыйк әле.

— Америкага күченеп килгәч, биредәге кешеләрнең киң күңеллелегенә озак күнегә алмыйча йөрдем: ишек ачып торучыларга, урамда бөтенләй чит кешеләрнең дә елмаеп, исәнләшеп узуларына башта хәйран кала идем.

— Андагы балалар белән безнекеләр арасында нинди аерма бар? Укуга кызыксындыру өчен нинди «сер»ләр куллана идегез?

— Америкада балалар үзләрен бик иркен тота. Алар уен мәйданчыгында турыдан-туры җиргә утырып ашарга да мөмкин. Беркем дә: «Җир салкын, утырма, яисә күлмәгең пычрана», — дип, артларыннан йөрми. Шулай ук алар үз хисләрен башкалардан яшермичә, ачык итеп күрсәтәләр. Нәрсәгәдер үпкәләп елаган балага: «Шундый вак-төяк өчен дә елап торалармы инде?» — димиләр. Киресенчә, аның хисен аңларга тырышалар. Олылар күзлегеннән баланың проблемасы кечкенә булып күренсә дә, нәни йөрәк өчен ул зур кайгы бит. Исемдә, әти-әнине бирегә беренче тапкыр алып килгәч, америкалыларның минем кызым белән нәни Барби курчаклары турында чын итеп, озаклап сүз алып баруларына исләре киткән иде. 

— Чит илгә күчеп, тел киртәләрен үтеп, үз һөнәрең буенча танылу җиңел түгел, әлбәттә. Сезгә иң авыр чакларда алга барырга нинди сыйфатыгыз (бәлки нәкъ менә кукмаралыларга хас булган ныклыктыр) ярдәм итте?

— Яшь вакыттан ук хезмәт белән үсү миндә ныклык, үҗәтлек һәм авырлыкларга бирешмәү сыйфатларын тәрбияләде. Чит ил мохитендә үз урыныңны табу һич тә җиңел эш түгел. Берәр эшем барып чыкмый икән, мин беркайчан да кул селтәп, борылып китмим, ә алга куйган максатыма ирешү өчен тагын да ныграк эшли башлыйм. Бу сыйфатлар нәкъ менә Күкшел басуларында керткән хезмәтем аша тәрбияләнгәндер дип уйлыйм.

— Рәфинә, Америкада яшәп, татар телен, татар мохитен саклау кыенмы? Балаларыгыз яисә якыннарыгыз белән бу бәйләнешне ничек саклыйсыз?

— Биредә минем якын татар дустым бар, аның белән гел очрашып, аралашып торабыз. Күптән түгел Кукмарадан да бер дус гаилә Америкага күченеп килде, алар белән дә кунакларга йөрешәбез. Әти-әниләр дә ел саен берничә айга кунакка киләләр, кызым белән күбрәк татарча һәм русча сөйләшәләр. Шуңа күрә балам ике телне дә яхшы аңлый һәм белә. Татар язучыларының иҗаты белән дә таныш ул. Габдулла Тукайның «Су анасы» әкияте — кечкенәдән үк аның иң яратып укый торган китабы. Бер кайтканда, Яңа Кырлай авылына барып, Габдулла Тукай музее белән дә таныштык.

— Бүгенге көндә нинди проектлар өстендә эшлисез?

— Мин моннан 4-5 ел элек һөнәремне үзгәрттем, хәзер мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшлим. Кечкенә бала белән өйдән торып кына хезмәт куя торган эш кирәк булгач, программистлыкка укыдым һәм тиз арада эш таптым. 

— Укытучы һөнәрен сайлаган яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

— Бүгенге көндә үзем мәктәптә я югары белем бирү йортында эшләмәсәм дә, шуны әйтәсем килә: укытучы ул — иң зур хөрмәткә лаек һөнәрләрнең берсе. Балалар сезнең хезмәтнең кадерле икәнен бүген аңлап җиткермәсәләр дә, аларның якты киләчәгендә нәкъ менә сезнең хезмәтегез ятачак. Шуңа күрә укытучы булуыгыз белән һәрвакыт горурланып яшәгез!

— Рәфинә, «Үзгәрешләр аша — уңышка» дип исемләнгән китабыгыз хакында да сөйләшеп алыйк әле. Аны язу теләге кайчан, ничек уянды?

— Хәзерге һөнәрегездә арыдыгызмы, эшегездән канәгать түгелме яки аз хезмәт хакы аласызмы? Сез ялгыз түгел. «Үзгәрешләр аша уңышка» китабы урта яшьләрдә һөнәрен алыштырырга теләүчеләргә өмет бирә. Бу рухландыручы китапта мин технологияләр буенча белгечкә өйрәнү тарихын сөйлим һәм яңа юнәлеш сайлау өчен беркайчан да соң түгеллеген күрсәтәм.

40 яшьтә һөнәр алыштыру кыенлыкларын ничек җиңүем һәм технологияләр өлкәсендә, фәнни-техник белемем булмаса да, уңышка ничек ирешеп булу мөмкинлекләре турында сөйлим. Бу китабымда мин технология дөньясы, аның мөмкинлекләре һәм бу өлкәгә керү өчен кирәкле күнекмәләр турында мәгълүмат бирәм. Минем тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп язылган китабым башкаларга да һөнәри уңышка таба беренче адымны ясарга ярдәм итәр дигән фикердә калам.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Фото: гаилә архивыннан


Нет комментариев