Әниләр — тормышыбызның терәге: Манзараста матур бәйрәм оештырылды
Соңгы яңалыклар

Әниләр — тормышыбызның терәге: Манзараста матур бәйрәм оештырылды

Әлеге бәйрәм һәркемгә әниләребезне кадерләргә, аларны сөендерергә кирәклеген тагын бер кат искәртте.

Манзарас авылы мәдәният йортында иң кадерле, иң газиз кешеләребез — әниләребезгә багышланган матур бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмнең төп максаты әниләргә булган хөрмәтне, ихтирамны һәм рәхмәт хисләрен җиткерү, аларның гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге олы ролен ассызыклау иде.

Чара барышында әниләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, дин әһелләре котлады, үзләренең изге теләкләрен җиткерде.

Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурыч үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен райондашларыбыз Артур Баляев, Сергей Иванов, Сергей Санниковлар һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнәләр. Гарифуллин Азат Харис улы дәүләт бүләкләрен хәрбиләрнең якыннарына тапшырды.

Бәйрәм программасы район үзешчәннәре әзерләгән матур концерт номерлары белән үрелеп барды.
Бәйрәм программасы район үзешчәннәре әзерләгән матур концерт номерлары белән үрелеп барды. 

Бәйрәмдә Туембаш авылында гомер кичерүче, 9 бала тәрбияләүче Нәфисә ханым Туктарова да сәхнә түренә чакырылды. Райондашыбызга «Ана даны — Материнская слава» медале тапшырылды.

Бәйрәм программасы район үзешчәннәре әзерләгән матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Җыр-моң, җылы сүзләр һәм ихлас елмаюлар белән сугарылган кичә һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте.

Әниләр — тормышыбызның терәге, күңелебезнең иң якты нуры. Аларга булган рәхмәтебезне һәм мәхәббәтебезне сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый. Әлеге бәйрәм һәркемгә әниләребезне кадерләргә, аларны сөендерергә кирәклеген тагын бер кат искәртте.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев