Бүгенге көндә Фирдәвия Заһидуллинаның 5 кызы, 4 кияве, 10 оныгы, 1 оныкчыгы бар.
Якынлашып килүче Әниләр бәйрәме уңаеннан газетабызның социаль челтәрендә үтүче «Әнием — минем йөрәгемдә» флешмобына килгән бер фоторәсем үзенә аеруча нык җәлеп итте. Анда кулларына ап-ак чәчәк бәйләме тоткан Татар Толлысы авылында яшәүче Фирдәвия Заһидуллина — берсеннән-берсе чибәр, сөйкемле биш кызы янәшәсендә.
Алтысының да йөзләре нурлы, алтысының да иреннәренә елмаю кунган.
«Без биш бала үстек — бер йодрык,
Тик үсмәдек иркә кочакта.
Без әнкәйнең биш шатлыгы идек,
Биш кайгысы булдык кайчакта», — дип, кызлары фоторәсем астына шигырь юллары да өстәгән. Әниләре өчен кызларының бу гамәле — бер куаныч булса, икенчесе — әлеге язма, көтелмәгән икенче бүләк булсын әле. Бәйрәм алдыннан, үзенә сиздерми генә Фирдәвия ханымның кызлары белән элемтәгә чыгып, әниләре турында сөйләштек.
Фирдәвия Заһидуллина 1960 елның ноябрендә Татар Толлысы авылында Әхмәтгали белән Фәхригаләм гаиләсендә 4нче бала булып дөньяга килә. Балачагы, яшьлек еллары шушы авылда үтә. Укып бетергәч, Кукмарада, Казанда эшли. «Базада эшләдем. Вагоннан товар ташучы машиналарны тикшерә идем», — дип сөйли ул кызларына яшьлек еллары турында. Шулай, бер ялга кайткач, күрше егете буларак кына озаткалап кайткан Илдус аны урлап, үзенә яр итеп алып чыгып куя. Шушы көннән башлап алар матур итеп, 41 ел бергә яшиләр. Алты кызга гомер биреп, Айсылу, Алсу, Энҗе, Алия, Рәзинә һәм Рәзимә дип исем кушалар.
«Тормыш булгач, төрле вакыты була, агы да, карасы да. Ишегебезне кайгы да шакымый калмый. 1992 елда, 5нче кызлары — сеңлебез Рәзинә, тугыз айлык вакытта кисәк кенә каты авырып китеп, бакыйлыкка күчте. Бу олы хәсрәтне әти-әни, без бик авыр кичердек. Ә тормыш дәвам итә... Ике елдан тагын бер кыз бала алып кайттылар. Сүз уңаеннан, әти гомергә әнигә: „Миңа малай кирәк иде-е-е! “, — дигән шелтәле сүз ишеттермәде. Биш бала үстерүләре җиңел булмаса да, без беркайчан ач та, ялангач та яшәмәдек. Эшкә килгәндә, барысын бергә эшли идек.
Кызларныкы, малайларныкы дип, аермадык, хезмәткә өйрәнеп үстек, Аллаһка мең шөкер. Бишебезне дә дөрес итеп тәрбияләп, бер-бер артлы кияүгә бирделәр. Хәтта бер ел эчендә өчебез тормыш кордык. Бүгенге көндә дүртебезнең үз гаиләсе бар. Кияүләрне дә берсүзсез кабул итеп, арада үзара хөрмәт һәм ихтирам урнашты. Бүгенге көндә әниебезнең 5 кызы, 4 кияве, 10 оныгы, 1 оныкчыгы бар», — диләр кызлары.
Тормыш җиткән, балалар үскән, бер-берсенең кадерен белеп кенә яшәгәндә, 2022 елда әтиләре авырмыйча, кисәк кенә бакыйлыкка күчә. Бу хәсрәтне Фирдәвия апа бик авыр кичерә. Гомере буе өй тулы кеше белән яшәп, берьялгызы калуны күңеле кабул итми. Шулай да, язмыштан узмыш юк...
Ә хәзер балачак истәлекләренә күчик әле.
Айсылу (44 яшь, Татар Толлысы):
— Безнең барыбызның да кечкенәдән чәчләребез озын, билдән булды. Балалар бакчасына йөргәндә дә, мәктәпкә киткәч тә, әни безне бервакытта да тузгыган чәч, пычрак кием белән йөртмәде. Балалар бакчасы яшендә иртән торабыз, әни бөтенебезне чәй эчәргә утырта, ә үзе чиратлап, бер уңайдан һәрберебезнең чәчләрен үрә иде. Кечкенәдән тәртипкә өйрәтеп үстерде, анысы өчен аерым рәхмәт аңа. Чын татар хатын-кызларына хас булган кебек, әни беркайчан да әти сүзеннән чыкмады, гаиләдә һәрвакыт әти баш булды. Ләкин әти дә, мин — баш дип, борын күтәреп түгел, ә киресенчә, һәрбер эшне әни белән киңәшләшеп эшли иде.
Әни операция ясатып, дәваханәдә ятканда, әти: «Ашарга пешереп ашау түгел, өйгә дә керәсе килми, балалар. Әниегез өйдә булмагач, өйнең бер яме юк», — дип әйтә иде. Әни дә, үгетләүләргә карамастан, реабилитациягә дә калмыйча, әтиегез өйдә берүзе, минем реабилитация әтиегез янында дип, кайтып китте. Әти дә, үз чиратында, бөтен хуҗалыкта булган эшне үз кулына алып, әнигә бер чүмеч су да күтәртмәде.
Алсу (41 яшь, Кукмара):
— Безнең әни — төп йорт килене. Кызганыч, әби иртә вафат булганлыктан, берничә ел гына килен-кайнана булып яшиләр. Ә кайнатасы белән әни 22 ел гомер итте. Аларны тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Төп йорт булгач, кунак та кайтмыйча тормый. Әни белән әти аларны һәрвакыт якты йөз белән каршы алып, озатып калалар иде. Әтиебез вафатына 4 ел булып китсә дә, әтинең туганнары белән әни арасындагы хөрмәт югалмады, бер-берсенең хәлләрен белешеп, кунакларга йөрешәләр.
Әти ягыннан да, әни ягыннан да туганнары әнине олылыйлар, хөрмәт итәләр. Әниебез гомере буена беркемгә авыр сүз әйтмәде. Үзен үпкәләткән чакта да, дәшмәде, сабыр булды. Бервакытта да урамга чыгып, кеше белән сүзгә килмәде. Безне дә шулай тәрбияләделәр. Туганлык җепләрен саклауга һәрвакыт игътибарлы ул. Буй җитсәк тә, бертуганнар икәнегезне беркайчан онытмагыз, ярдәмләшеп яшәгез дип, үгет-нәсыйхәтен биреп тора. Без әти белән әнигә биш бала булганлыктан, балачагыбыз бала карап үтте, дияргә дә була. Чөнки олыраклары кечкенәләренә күз-колак булырга тиеш иде. Әни уйнарга чыкканда гел: «Сеңелеңне калдырма, ә син апаңнан калма!» — диде.
Әгәр дә өйгә кайтканда кечкенәләре елый торган вакыт икән, димәк, олылары карамаган булып чыга. Еласаң — башка урамга чыкмаска да мөмкинсең иде, шуңа күрә без бервакытта да елап кайтмадык. Кич белән уеннан кайтыр вакыт җитсә, әтиебез капка төбенә чыгып бер генә сызгыра (бик каты итеп сызгыра белә иде). Без моның кайтырга вакыт җиткәнен шундук аңлап, урамның кайсы почмагында булуыбызга карамастан, өйгә йөгерәбез.
Балачагыбыз әниләр өчен бик авыр чорга эләкте. Колхоз акча бирми, аларның «таяк» ка эшләгән вакытлары, ә балаларны киендерергә дә кирәк бит әле. Шулай да ничек итсәләр иттеләр, кешедән ким-хур булмадык. Бөтенебезнең бәбәй итәкле күлмәкләре бар иде. Без аны Сабан туена гына, бик кирәк булса, Яңа ел бәйрәменә кидек. Менә шул күлмәкләрне ничә ел кидек икән, дөресен генә әйтә дә алмыйм. Чөнки алар без үскән саен беребездән икенчебезгә күчә барды.
Саклап кына киябез, чөнки икенче елга тагын кирәк була. Хәзер уйлап карасаң, менә шул киемнәрне саклап киертү белән дә, әти белән әни безне олы тормышка әзерләгән. Әйбернең кадерен белергә, исраф итмәскә, бернәрсә җиңел бирелмәвен аңлатырга теләгәннәр. Бар нәрсә өчен җавап бирәсе икәнлекне сүзсез генә күңелгә сала белгәннәр.
Энҗе (39 яшь, Бурсыкъелга):
— Эххх, балачак... Әлһәмдүлилләһ, безнең балачак әти-әни тигезлегендә үтте. Ә бит күпме бала ата тәрбиясен, ана назын тоя алмый үсә. Әле дә күңел түремдә бер хис тора. Әниебез өйдә булмаса (берәр җиргә Коръән ашына китсә, ерак туганнарына) мәктәптән кайтып өйгә керсәң, нинди җылы өй дә салкын, караңгы, моңсу тоела, чәйнең тәме булмый иде. Әниебез гомер буе балалар дип, гаилә дип яшәде.
Коръән ашлары уздырганда да, иң элек колхоз эшен эшләп кайта иде, аннары табын әзерләп, туганнарны, күршеләрне җыеп, Коръән укыта. Шуннан янә колхоз эшенә йөгерде. Ничек барысына да җитешкән ул җан кисәккәем! Әле бит өйдә дә хуҗалыкны карыйсы, кайнатага тиеш хөрмәтне күрсәтеп, ирнең көен көйләп, балаларга дәрес хәзерләтеп, аларны тәрбиялисе бар.
Әлһәмдүлилләһ, әнинең нык терәге — әтиебез бар иде. Алар бер тик тормадылар. Гомер буе мал асрадылар. Әле әти бакыйлыкка күчкәч тә, әни ничә ел олы мал тотты. Үзеңә генә авыр бит, әни, бетер олы малларыңны, дип күпме үгетләдек. «Әтиегез белән үстергән маллар, ничек бетерим мин аларны, Илдус төшемә кереп ризасызлык белгертер», — диде. Соңрак күнде.
Шулай да әле дә сарыклар асрый, кош-корт үстерә. Әнигә, төп йортка җыелып, каз өмәләре үткәрәбез. Өмәгә кадәр әни бер-ике казны алдан ук үзе эшкәртеп куя. Чөнки өмәчеләрне каз коймагы белән сыйлыйсы бар. Һәрберебезгә догаларын, теләкләрен теләп, үз куллары белән, чиратлап коймак ашата. Бу хис-кичерешләр, әнинең наз җылысы озак елларга барсын иде.
Алия (37 яшь, Кукмара):
— Әни белән әти озак еллар колхозда эшләделәр. Әни — сыерлар сауды, аннары әти белән бергә, бик күп еллар бозаулар тәрбияләделәр. Бер көн эштән калмадылар. Алдан — колхозныкы, аннары гына, вакыт калса, өйдәгесен карыйлар иде. Аларга күп кенә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бирелде. Әнине шулай ук «Ана даны» медале белән дә бүләкләделәр.
Әниләр колхозда эшләгәндә, ай саен бозаулар үлчиләр иде. Шул вакытта без, балаларны да, фермага бозау куышырга алып чыгалар. Менә шунда эш беткәч, иң рәхәте, иң тәмлесе башлана. Чөнки һәрбер кеше үзе белән ниндидер «тәмнүшкә» алып килә. Аларны өстәл уртасына тезеп куеп, шулар белән чәй эчә идек. Әтиләр учакта, тәмле итеп, бәрәңге пешерәләр. И-иии аның тәмлелекләре... Колхоз эше авыр булса да, шушындый мизгелләр, балачак хатирәсе булып, әле дә исемдә саклана.
Рәзимә (32 яшь, Казан):
— Төпчек кыз бәхете миңа эләкте. Апалар бер-бер артлы кияүгә чыгып киттеләр. Ә мин әти белән әнинең кечкенә "малае«да, кызы да идем: олы куанычлары булып калдым. Әти белән урманга, балыкка, печәнгә, җиләккә, гөмбәгә йөрдек. Ә әни без кайтуга тәмле ризыкларын әзерләп, көтеп тора иде. Ишле гаилә булдык, Аллаһка шөкер. Әни атна саен шимбә көнне күп итеп камыр ризыгы әзерли иде. Ә бәлешне һәрвакыт икене пешерде. Хәзерге көндә дә әниебез бик юмарт, саранлыкны гомергә яратмады. Өстәл әзерләгәндә дә, бар нәрсә мулдан булырга тиеш, артык кала икән, балаларыма биреп җибәрермен, дип кенә тора.
Хәзер инде үзем үсеп буйга җитсәм дә, мин әле дә әнинең кечкенә кызчыгы. Казаннан әниемне сагынып, әлһәмдүлилләһ, әнием-кадерлем бар дип, канатланып кайтам. Кайтуга озаклап утырып чәй эчәбез, серләшәбез. Ә аннары — бу безнең инде традициягә кереп бара, фотога төшәбез, матур-матур видеолар ясыйбыз, гомумән, әни белән мәш киләбез. Әниемнең шулай кәефен күтәреп, бер-беребездән энергия алабыз. Китәр вакытым җиткәч, әниемнең күңеле нечкәрә, шулай да сер бирми, догаларын укып, хәерле юллар теләп, мине кабат озатып кала.
«Әлһәмдүлилләһ, хәзергесе көндә әниебез исән-сау, безгә терәк булып, безнең олы куанычыбыз, юанычыбыз булып тормыш итә. Биш вакыт намазын калдырмый. Әнигә саулык-сәламәтлек, озын, бәхетле һәм бәрәкәтле гомер насыйп булып, күңел тынычлыгы белән, һәр туган таңга сөенеп яшәсен иде, дип телибез», — диделәр саубуллашканда Фирдәвия апаның һәрбер кызы. Амиин, шулай була күрсен, теләкләр кабул булсын.
Фото: гаилә архивыннан
Нет комментариев