Халык көткән яңалык: Кукмара районында юл төзекләндерелә
Соңгы яңалыклар

Халык көткән яңалык: Кукмара районында юл төзекләндерелә

Төзекләндерелә торган юлның озынлыгы 3,145 чакрымны тәшкил итә.

Мамадыш — Кукмара — Түбән Үрәс — Танькино автоюлында республика программасы буенча реконструкция эшләре алып барыла. 

Шушы көннәрдә Түбән Үрәс авылындагы объектта булып, эш барышы белән танышып кайттык. 

— Авылыбыз юлына асфальт түшәлә, дигән хәбәрне бик сөенеп кабул иттек. Чөнки урам юллары шактый ашалган, чокырлы урыннар да барлыкка килгән иде. Шөкер, эш оешкан төстә бара. Бер урам инде асфальтланды. Без яши торган урамда да тырышып эшлиләр, — ди Җәүһәрия апа Камалова. — Авылның төзекләнүенә бик сөенәм. Юлыбызның яңаруы — безнең өчен зур шатлык.

Оешма хезмәткәрләре кояшлы, матур көннәрдә мөмкин кадәр күбрәк эш башкарырга тырыша. Биредә техника да, хезмәткәрләр дә туктаусыз хәрәкәттә. Җир тигезләнә, юл нигезе әзерләнә, асфальт түшәлә. Кыскасы, эшнең һәр этабы күз алдында.

Юлга икенче кат асфальт түшәү мизгеле.
Юлга икенче кат асфальт түшәү мизгеле.

«Татавтодор» җәмгыятенең «Кукмара» юл-төзелеш-ремонт участогында техник-геодезист булып эшләүче Рәмзил Габделхаков оешмада әле бер генә ел эшли икән. Бирегә ул армия хезмәтеннән соң килгән. 

— Иң элек юл хезмәткәре булып эшләдем, хәзер исә җаваплылык артты. Техник-геодезист буларак, юл төзелеше барышында үлчәүләр үткәрәм, билгеләнгән параметрларның төгәл үтәлешен контрольдә тотам. Юл төзелешендә һәр сантиметр әһәмияткә ия. Шуңа күрә эштә төгәллек һәм игътибарлылык аеруча мөһим, — ди Рәмзил Габделхаков. — Түбән Үрәс авылындагы участокта эшне быелның сентябрь аенда башладык. Иң элек асфальт түшәү өчен җир әзерләнә. Нигезе нык булсын өчен 0,20 метр калынлыкта — ком, 0,25 метр калынлыкта ком-вак таш катнашмасы салына. Мин исә һәр этапта геодезик прибор ярдәмендә тикшерәм. Җир эшләре төгәлләнгәч, асфальт җәелә. 

Юл мастеры Инсаф Хәсәнов кул астындагы егетләр дә объектта тырышып хезмәт куя. 

— Безнең бурыч әзер өслеккә ике кат асфальт түшәүдән гыйбарәт. Техникалар җитә. Аларның һәрберсе заманча. Шуның өчен ватылып тилмерткәннәре юк. Үзебезгә билгеләнгән эшне тиешле вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга тырышабыз. Яңа асфальт салгач, урамнар яктырып китә, — ди юл мастеры. — Барлык планлаштырылган эшләр дә төгәлләнгәннән соң, юл читләренә вак таш салынып, ныгытылачак. 

Әлеге участокта ике тимербетон, дүрт металл гофрланган торбалар да яңартыла. 

Эш әле дәвам итә, әмма аның нәтиҗәсе бүген үк күренә. Техника тавышы, эшчеләрнең тырыш хезмәте, яңа түшәлгән асфальт — болар барысы да Түбән Үрәснең яңаруын күрсәтә. Бу юллар халыкка озак еллар хезмәт итсен.

Төзекләндерелә торган юлның озынлыгы 3,145 чакрымны тәшкил итә. Шуның 1,900 чакрымы — асфальт өслек булачак, 1,245 чакрымына вак таш салыначак.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев