Балаларның ихлас котлаулары әниләр өчен күңелле сюрприз булды.
«Ялкын» яшьләр үзәге белгечләре Большой Кукмара урта мәктәбенең директор киңәшчесе белән берлектә Әниләр көненә багышланган спорт чарасында катнаштылар.
Бәйрәмгә укучылар әниләре өчен алдан ук җылы теләкләр, мәхәббәт һәм рәхмәт сүзләре язылган хатлар әзерләгәннәр иде. Яшьләр үзәге белгечләре һәм директор киңәшчесе аларны чара барышында әниләргә тапшырдылар.
Балаларның ихлас котлаулары әниләр өчен күңелле сюрприз булды һәм бәйрәмгә аерым җылылык өстәде. Әлеге акция әниләрнең кайгыртуы, ярдәме һәм якыннарының игътибары никадәр мөһим булуын тагын бер кат искә төшерде.
Нет комментариев