Күңел төшенкелегенә ничек бирелмәскә?
Әйтер сүзем бар...

Күңел төшенкелегенә ничек бирелмәскә?

Тормыш һәрвакыт җиңел булмый, ләкин авыр көннәр дә мәңгелек түгел.

Кеше тормышында төрле хәлләр була. Кайчак эшләребез көткәнчә бармый, хыяллар тормышка ашмый, якыннарыбыз белән аңлашылмаучанлык килеп чыга. Шундый вакытларда күңел төшенкелегенә бирелү җиңел. Әмма авырлыклар алдында туктап калырга ярамый: аларны җиңәргә тырышу, аларны төптән анализлап карау кешене көчле итә.

Һәр уңышның артында тырышлык һәм сабырлык тора. Мәсәлән, укучы бер фәнне башта аңламаска мөмкин. Ләкин ул бирешмичә кабат укыса, укытучысыннан ярдәм сораса, ахыр чиктә теманы үзләштерәчәк. Беренче уңышсызлык җиңелү түгел, ә нәрсәне үзгәртергә кирәклеген күрсәтүче тәҗрибә икәнен кыз һәм улыңа әйбәтләп аңлату кирәк. Бигрәк тә бүгенге бик тынгысыз заманда.

Күңел төшенкелегеннән чыгу өчен максатларны кечкенә адымнарга бүлү, үзеңә ышанган кешеләр белән сөйләшү һәм уңай якларга игътибар итү файдалы. Кайчак бераз ял итеп, яңадан көч җыярга да кирәк. Иң мөһиме — ярдәм сораудан оялмаска һәм үзеңне ялгыз хис итмәскә. Миңа, мәсәлән, күңел төшенкелегеннән чыгарга догалар уку һәм тормыш иптәшемнең мине аңлавы ярдәм итте. Аз гына күңелем «кыбырсый» башлауга, тәүлекнең нинди вакыты һәм кайда булуыма карамастан, дога укый башлый идем.

Тормыш һәрвакыт җиңел булмый, ләкин авыр көннәр дә мәңгелек түгел. Кеше өметен саклап, алга таба атласа, күп кенә киртәләрне җиңә ала. Шуңа күрә күңел төшенкелегенә бирелмичә, үз көчеңә ышанып яшәргә кирәк. Әлбәттә, әти-әнинең, тормыш иптәшеңнең сине аңлавы да бик мөһим. 

Әнисә, Манзарас

Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды


Нет комментариев