Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, егетләр!
Сезне көтәбез
Быел безнең районнан 70тән артык егет көзге чакырылыш кысаларында солдат хезмәтенә алыначак. Шуларның бишесенә бүген җаваплылыгы чикләнгән «Вахитово» ширкәтендә солдат биштәрләре тапшырылды. Ә аның эчендә термос, сөлге, көндәлек кирәк-яраклар һәм Вахитов ширкәтенең истәлеге — матур итеп чигелгән блокнот та бар иде.
Вахит авылыннан — Ильяс Хаҗиев, Ислам Галиуллин, Югары Чурадан — Артем Митрофанов, Яңа Сәрдектән — Ранил Хәмидуллин, Тырыштан — Фирзәр Мифтаховлар тиздән иңнәренә әлеге биштәрләрне асып, туган якларыннан илебезне сакларга китәчәк. Ә аларның анда да сынатмыйча, районыбызның һәм туып-үскән җирләренең абруен күтәреп, намус белән хезмәт итәчәкләренә шик юк. Бу турыда җаваплылыгы чикләнгән «Вахитово» ширкәте җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов та зур ышаныч белән белдерде.
— Әлеге егетләр — безнең стипендиатларыбыз: Янилдәге аграр көллияттә белем алган чорларында ай саен стипендия түләп бардык. Алар каникул чорларында хуҗалыгыбызда эшләп, күп көч куйдылар, үзләрен бары тик уңай яктан гына күрсәттеләр. Үстердек, тәрбияләдек. Чын мәгънәсендә, бар яктан да чыныгып, хезмәтнең тәмен табып эшләгән тырыш егетләр. Аларны үзебездән җибәрәсе килмәсә дә, илебезне саклау — изге бурыч. Бер ел тиз үтеп китә ул. Солдат шинелен салгач та, сезне үзебездә көтәбез, — диде җитәкче егетләргә рәхмәт сүзләрен җиткергәндә.
«Гражданлык бурычыгызны үтәргә физик һәм рухи яктан әзерме сез?» — дигән сорау белән башлады тәбрикләү чыгышын район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова.
— Күренеп тора, сез — хезмәт белән авылга берегеп, авыл тормышы өчен „ут янып“ яшәгән егетләр. Димәк, анда да сынатмассыз! Әлбәттә, сезгә терәк-таяныч булырдай дуслар, иптәшләрегез туры килсен. Исән-сау әйләнеп кайтып, матур гаиләләр корырга насыйп булсын.
Өметләрне аклагыз!
Егетләр физик яктан нык, техника белән эшли беләләр, машина-трактор йөртү өчен тиешле категорияләре бар. Һичшиксез, мондый күнекмәләр армия хезмәтендә дә бик кирәк.
— Сезнең кебекләрне командирлар югары бәяли, кирәкле белгечләр булачаксыз. Аларның сүзен тыңлагыз. Сез хәзер инде бала-чага түгел, яныгызда чынаяк-тәлинкә тотып йөрүче әниләрегез дә булмаячак. Иң мөһиме — күңелегезне төшермәгез, һәрнәрсәгә әзер булып, рух ныклыгы белән хезмәт итегез, — дип үгет-нәсыйхатен бирде Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов.
— Мин безгә күрсәткән ышанычыгыз нәтиҗәсендә техниканы яхшылап, анда курыкмыйча эшләргә өйрәндем. Көллияттә укыганны практикада чарладым, дөресрәге, барлык нечкәлекләренә кадәр төшендем, аңладым, - дип сүзен башлады Артем Митрофанов. — Бергә укыган егетләр белән практика чорында да көн саен аралашып тордык. Кемдер силос, сенаж салуда, мин фермада тракторда эшләдем. Безгә күрсәткән хөрмәтегезгә зур рәхмәт. Өметләрегезне акларбыз дип ышанабыз.
Хәерле юл! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, егетләр!
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев