Кәркәүчтә кулланучылар хокуклары буенча очрашу узды
Соңгы яңалыклар

Кәркәүчтә кулланучылар хокуклары буенча очрашу узды

Һәркем үзен борчыган мәсьәләләр буенча консультация алды.

Кәркәүч авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү үткәрде. Һәркем үзен борчыган сәүдә, сыйфатсыз товарлар сату һәм бәхәсле хәлләрне җайга салу мәсьәләләре буенча консультация алды. Муниципалитет хезмәткәрләре өчен шулай ук махсус семинар оештырылды.

 

Очрашуда катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча файдалы киңәшләр тупланган тематик брошюралар һәм кулланучылар хокуклары турындагы газетаның яңа саны тапшырылды.

 

Фото: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе


Нет комментариев