Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Мәрхәмәтле булыйк (шигъри мизгел)

Әбиләрне барлыйм, авылым бабайларын, Калганнар бармак белән санарлык. Өлкәннәрнең ничек кирәклеген Соңлап кына ахыры аңладык. Юк шул инде күрше Зәкияттә, Күптән вафат Гамилә җиңги дә. Әнием вафат, Гарифәттә иде, Зиратлардан кайтып килмиләр. Йомыш белән кергән баланы да Тупсадан ук каршы алдылар. Самавыр яңартып, чәйләр эчереп, Аркалардан сөеп калдылар. Әни кушкач...

Әбиләрне барлыйм, авылым бабайларын,

Калганнар бармак белән санарлык.

Өлкәннәрнең ничек кирәклеген

Соңлап кына ахыры аңладык.

Юк шул инде күрше Зәкияттә,

Күптән вафат Гамилә җиңги дә.

Әнием вафат, Гарифәттә иде,

Зиратлардан кайтып килмиләр.

Йомыш белән кергән баланы да

Тупсадан ук каршы алдылар.

Самавыр яңартып, чәйләр эчереп,

Аркалардан сөеп калдылар.

Әни кушкач сорап бара идек

Беткән чакта ипи, тозны да.

"Юк шул", - дип әйтә белмәделәр,

Бүлештеләр бик-бик азны да.

Муллык хәзер, әйбер сорап

Йөрүләр юк күрше-күләнгә.

Шөкер кылып шушы тормышка,

Риза булыйк Ходай биргәнгә.

Зарланмыйлар иде безнең әби-бабайлар,

Моңланганда җырлар көйләде.

"Рәхәт тормыш көтә сезне, балалар", - дип,

Киләчәкне алар сөйләде.

Белде алар алда ни буласын,

Күңелләре белән тойдылар.

Шул рәхәткә килеп җиткәч кенә,

Мәңгелеккә күзне йомдылар.

Без белгән ул әби-бабайлар

Оҗмахтадыр, шулай булсыннар.

Искә алып хәерләрне бирик,

Ахирәттә тыныч ятсыннар.

Исән кешеләргә олыгаю килә,

Яшьлектә без мәңге калмыйбыз.

Мәрхәмәтле булып һәрбер кешегә

Үтсә иде тормыш юлыбыз.

Шаһидулла МОТЫЙГУЛЛИН, Каенсар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев