Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Шигърият

Агачларда сары моң гына (шигъри мизгел)

Ерагая ара, нинди юллары бар Туктатырга көннәр агышын? Еракларга киткән якларыңнан Ишетелә кебек тавышың. Киткән юлларыңа карый-карый, Сагыш кына каплый күземне. Сине сагынудан сыкрый йөрәк, Яшем белән юам йөземне. Көз көннәре бик ямансу була, Торналар да инде киттеләр. Сары яфракларга яшьләр тама: Кыр казлары елап үттеләр. Саубуллашам киек казлар белән,...

Ерагая ара, нинди юллары бар

Туктатырга көннәр агышын?

Еракларга киткән якларыңнан

Ишетелә кебек тавышың.

Киткән юлларыңа карый-карый,

Сагыш кына каплый күземне.

Сине сагынудан сыкрый йөрәк,

Яшем белән юам йөземне.

Көз көннәре бик ямансу була,

Торналар да инде киттеләр.

Сары яфракларга яшьләр тама:

Кыр казлары елап үттеләр.

Саубуллашам киек казлар белән,

Яшем тама җиргә тын гына.

Язлар белән кайтыр кыр казлары.

...Агачларда сары моң гына.

Кәүсәрия ГАЛИУЛЛИНА, Манзарас

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев