Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Уйланулар (шигъри мизгел)

Безнең яшьлек үтеп киткән инде, Үкенечле түгел узганы. Без бит аны яшьнәп узып киттек, Булмадык без юлның тузаны. Картлык шатлык түгел диеп әйтсәләр дә, Алай диеп әйтү кирәкми. Ул Ходайның биргән бүләге бит, Бөтен кешегә дә эләкми. Язмышына нәрсә язылганын Җиргә белеп килми берәү дә. Бәхетеңә нәрсә язылган бит, Тик...

Безнең яшьлек үтеп киткән инде,

Үкенечле түгел узганы.

Без бит аны яшьнәп узып киттек,

Булмадык без юлның тузаны.

Картлык шатлык түгел диеп әйтсәләр дә,

Алай диеп әйтү кирәкми.

Ул Ходайның биргән бүләге бит,

Бөтен кешегә дә эләкми.

Язмышына нәрсә язылганын

Җиргә белеп килми берәү дә.

Бәхетеңә нәрсә язылган бит,

Тик яшәргә кирәк, түзәргә!

Күктән яуган бәхет тәңкәләрен

Көтеп ятулардан ни файда?!

Кемгәдер ул гел күн ягы белән төшә,

Безгә иләк ягы белән елмая.

Тәүфыйклы да булу кирәк, шөкерле дә...

Моннан язгач, аннан нишләрсез?!

Тәүфыйксызга кәнфит тоттырмаслар,

Шөкерсезләр калыр шикәрсез.

Рифкать СӘЛАХОВ, Байлангар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев