Укучыларыма ачык хат: 50 елдан соң да сезне сагынам
Әйтер сүзем бар...

Укучыларыма ачык хат: 50 елдан соң да сезне сагынам

Мәктәп еллары — кеше гомеренең иң якты, иң истә кала торган чоры.

Очрашу — үзе бер дөнья

2026 елның 22 августында Кукмара 1нче урта мәктәбен 50 ел элек тәмамлаган укучылар очрашу кичәсе үткәрделәр. Мине дә чакырдылар. Аларга химия фәнен укыткан идем, кызганыч, бара алмадым. Укучыларыма ачык хат язарга булдым.

Исәнмесез, кадерле укучыларым, безнең хезмәт җимешләребез! Бер күрешү — бер гомер, диләр. Очрашу бит ул — үзе бер дөнья. Анда гаилә дә, балалар, оныклар да юк, тормыш һәм дөнья проблемалары да онытылып тора. Укыган мәктәбегезне, укытучыларыгызны күрү, сыйныфташлар һәм мәктәп дуслары белән очрашу, сезне мәктәп елларына, яшьлегегезгә кайтаргандыр. Уку чорындагы якты хатирәләр искә төшкәндер, күңелле матур мизгелләр күз алдына килгәндер.

Иң яраткан хатирәләрнең берсе — ул сезнең тәүге мәртәбә беренче сыйныфка укырга килүегез һәм сезне беренче укытучыгызның бәйрәмчә каршы алуы булгандыр. Беренче укытучы беркайчан да онытылмый ул. Мәктәп еллары — кеше гомеренең иң якты, иң истә кала торган чоры. Һәркемнең ваемсыз балачагы да, бераз юләррәк яшүсмер вакыты да, хискә иң бай булган яшьлек еллары да мәктәптә үтә. Башлангыч сыйныфта сез октябрятлар булдыгыз. 5нче сыйныфта сезне пионерга алдык, муеныгызга кызыл галстук бәйләдек. Кызыл галстук сезнең горурлыгыгыз иде. Берәрегез галстугын ашыгып өендә калдырса, йөгереп кайтып, галстугын бәйләп килә иде.

Хәтерегездәме, отряд дружина сборлары, быргы кычкыртып, барабан тавышлары астында бик күңелле итеп үткәрелде. Пионер сборлары алар үзләре бер зур ватанпәрвәрлек тәрбиясе булды. Cез, пионерлар, солдатлар кебек атлап килеп, матур итеп җырлый идегез. Отряд командирлары кызыл байрак астында дружина командирына хәрбиләрчә рапорт бирә. Сборларны ватанпәрвәр җырларын башкару белән тәмамлый идек. Югары сыйныфларда комсомолга кергәнегез хәтерегездәме? Комсомол уставын ятлап, район җитәкчеләре янына бара идегез.

 Һәркемнең ваемсыз балачагы да, бераз юләррәк яшүсмер вакыты да, хискә иң бай булган яшьлек еллары да мәктәптә үтә.
Һәркемнең ваемсыз балачагы да, бераз юләррәк яшүсмер вакыты да, хискә иң бай булган яшьлек еллары да мәктәптә үтә.

Комсомол нинди булырга тиеш, дигән сорауга тотлыкмыйча җавап биреп, мин комсомол булдым дип, башыгыз күккә тиеп кайта иде. Комсомол билетын кесәдә йөртү үзе бер горурлык булды. Мәктәптә комсомол җыелышлары еш үткәрелде. Җыелышта актив һәм яхшы укучыларны мактыйлар, ә ялкау, дәрес калдыручыларга шелтә белдерәләр, комсомолдан чыгару белән куркыталар иде.

Исегездә калгандыр, мәктәптә бәйрәм кичәләре дә бик күңелле итеп үткәрелде. Яңа ел бәйрәменә чыршы алып кайтып, спорт залга урнаштырып, бик матур итеп бизи идегез. Кич белән чыршы тирәсендә, төрле уеннар оештырып, биеп, җырлап Яңа елны бәйрәм иттек. Совет Армиясе көнендә «Ягез әле, егетләр», 8нче Март бәйрәмендә «Ягез әле, кызлар» дигән бәйге үткәрелә иде. Ә егет-кызлар сыйныфташлары өчен көч бирә. Аннан соң инде биюләр башлана. 

Хатирәләр

Ә инде мәктәп тормышының иң күңелле дә, ямансу да мизгеле «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә ямансулык туа, күп укучыларның, укытучыларның да күзләре дымлана. Мәктәп елларының гомергә онытмый торган хатирәсе һәм истәлеге — чыгарылыш кичәсе... Кулларда — аттестат, күңелләрдә — шатлык һәм сөенеч, ә йөрәкләрдә — хисләр, хисләр. Беренче мәхәббәт, җавапсыз мәхәббәт, яшерен мәхәббәт. Болар барысы да югары сыйныфларда укучыларның хисләре, хәятләре.

Без, укытучылар, сезне ватанпәрвәр, илебезне яратучы итеп үстерергә тырыштык. Кош балаларын очырган кебек сезне олы тормышның озын юлына озатып калдык. 

Мәктәп тормышының иң күңелле дә, ямансу да мизгеле «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә ямансулык туа, күп укучыларның, укытучыларның да күзләре дымлана.
Мәктәп тормышының иң күңелле дә, ямансу да мизгеле «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә ямансулык туа, күп укучыларның, укытучыларның да күзләре дымлана. 

Мин дә 1нче мәктәптә белем алдым, аттестат алганыма 67 ел булды. Мине тумыштан укытучы булып туган, бик белемле, көчле укытучылар укытты. Мәктәпне тәмамлагач, Казан Дәүләт педагогия институтында укып, химия, биология укытучысы дипломы белән туган мәктәбемә кайттым. Үземнең укытучыларым мине шатланып каршы алды, укучыларга белем, тәрбия бирү алымнарын мин алардан өйрәндем. 

43 ел укытучы булып эшләдем. Укытучыларымны сагынам, аларны искә алуым рухларына дога булып барсын. Өч директор белән эшләргә туры килде. Алар яхшы җитәкче дә, чын укытучы һәм тәрбияче дә булдылар. Пенсиягә чыккач та мәктәбем белән гел бәйләнештә элемтәдә тордым. Һәрвакыт укучыларым очрашуга чакырдылар, һәрберсенә бардым. Укучыларымны бик яраттым, нык сагына идем.

Кадерле укучыларым, сезне бик күрәсе килә иде. Чакыруыгыз өчен зур рәхмәт, бара алмадым инде, гафу итегез. Аллаһы Тәгалә сезгә сәламәтлек һәм бәхетле гомер бирсен, шул гомерне күңел тынычлыгы белән, иминлектә, муллыкта үткәрергә язсын. 

Укытучы мәктәптән китеп барса да, 
Күңеле белән шунда кала ул. 
Укытучының яшен сорамагыз,
Мәктәп яшендәге бала ул.

Кадерле укучыларым! Сезгә күп сәлам белән, сезне яратып һәм сагынып химия укытучысы Фәния Гаяновна Бариева дип белерсез.

Фото: «Кукмор-информ» архивыннан; «Татар-информ» МА


Нет комментариев