Онытмагыз: һәр тәкъдим артында җиңел табыш түгел, ә мошенниклар тозагы булырга мөмкин.
«Уңышка — юл!»
45 яшьлек райондашыбыз социаль челтәрләрнең берсендә ачылган әнә шундый исемдәге канал аша мошенникларга эләгә.
Ялган юл белән акча үзләштерүчеләр тозагына төшкән ханым, шушы көннәрдә редакциягә килеп, башыннан кичкәннәр турында сөйләде.
— Бүгенге тормышны кәрәзле телефоннан башка күз алдына да китереп булмый. Буш вакыт булдымы, шул арада эченә кереп «чумабыз». Мин дә Интернетта яңалыклар белән танышырга яратам. Әмма яхшы хәбәрләр арасында мәкер белән төзелгән каналлар, сылтамалар да бар икән шул, — дип башлады ул үзенең сүзен.
Август аенда райондашыбыз «Уңышка — юл!» дип исемләнгән каналга юлыга. Анда тиз арада керем алу, акча эшләү һәм финанс хәлен яхшырту мөмкинлекләре турында язылган була.
— «Каналыма эләгүчеләрне уңыш көтә. Үзегезнең кертемнәрегезне тиз арада берничә тапкырга арттыра аласыз. Каналда урын алып калырга ашыгыгыз», — дигән сүзләрдән, андагы мавыктыргыч видеоязмалардан соң кызыксынып киттем һәм «вступить» дигән язуга бастым. Озак көттермәде, телефоныма СМС-хәбәр килеп төште. Анда «керем пакетлары» тәкъдим ителгән иде: «500 сум күчерсәгез — 50 мең, 1000 сумга — 70 мең, 3000 сумга — 100 мең акча эшләячәксез. Шулай ук „ВИП“ пакетлар да бар. Бу — бик уңайлы кертемнәр, оттырган очракта да акчалар югалмаячак, кире үзегезгә кайтачак. 100 % гарантия бирелә», — ди ул.
Ышанып, яңа танышы җибәргән реквизитлар буенча 500 сум акча юллый. Ир-атның сүзләренә караганда, иртән йокыдан уянганда райондашыбыз инде баеган, аның банк картасына шактый күләмдә акчалар кергән булачак. Әмма төрле банк карталарына 1 мең, 3 мең, 5 мең, 10 мең сум җибәрелгәннән соң да көтелгән суммалар килми. Шундый матур итеп аралаша, видеоязмалар җибәрә һәм тәмам үз сүзләренә ышандырып бетерә ул кеше.
— Миңа: «Кертемнәр бергә тупланганнан соң, акчалы булачаксыз», — дип язган иде соңгысында. Бер ай буе аның белән аралаштым. Юлланган акчалар 32 мең сумга җиткәннән соң, яңа танышым элемтәдән юкка чыкты. Мин язган СМС-хәбәрләргә дә җаваплар булмады. Бары тик шуннан соң гына үземнең мошенникларга эләгүемне аңладым, — ди райондашыбыз. — Бер ай буе куркып, борчылып, үз-үземне кая куярга белми йөрдем. Бик озак уйлаганнан соң, шушы көннәрдә полициягә килеп гариза яздым. Без хуҗалыкта төзелеш эшләре алып барабыз. Бераз акча эшләп, гаиләмне сөендерим, дип уйлаган идем дә, башкача килеп чыкты. Хәзер инде соң, үкенүдән файда юк.
Полиция кисәтә:
- Интернет челтәрендәге шикле тәкъдимнәргә ышанмагыз!
- Таныш булмаган кешеләр күрсәткән реквизитларга акча күчермәгез!
- Банк картасы һәм шәхси мәгълүматларны беркемгә бирмәгез!
- Әгәр дә җиңел һәм зур табыш вәгъдә итәләр икән, аеруча сак булу зарур.
- Онытмагыз: җиңел акча вәгъдә иткән һәр тәкъдим артында җиңел табыш түгел, ә мошенниклар тозагы булырга мөмкин.
Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды
Нет комментариев