Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Бармы дустың? (шигырь)

Бармы дустың, салкын җилләр иссә, Ышыкларлык, куеп иңнәрен? Бер кабарлык булса үзенә дә Чын күңелдән бүлер икмәген? Дус беленә кайгы-сагышларда Уртаклашып килсә яныңа. Тик бер сүзе, бер гамәле җитә - Җиңел булып китә җаныңа. Рәхәт чакта дуслар күп булса да Бүлешергә сыең-нигъмәтең. Белгәннәре сирәк була шул ул Дуслык-туганлыкның кыйммәтен. Дусларым...

Бармы дустың, салкын җилләр иссә,

Ышыкларлык, куеп иңнәрен?

Бер кабарлык булса үзенә дә

Чын күңелдән бүлер икмәген?

Дус беленә кайгы-сагышларда

Уртаклашып килсә яныңа.

Тик бер сүзе, бер гамәле җитә -

Җиңел булып китә җаныңа.

Рәхәт чакта дуслар күп булса да

Бүлешергә сыең-нигъмәтең.

Белгәннәре сирәк була шул ул

Дуслык-туганлыкның кыйммәтен.

Дусларым күп, диеп мактанмыймын,

Булганнары җилдә сыналган.

Алар өчен үзем дә җан атам,

Кирәк чакта читтә мин калмам.

Харис МОСТАФИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев