Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ана мәхәббәте (шигырь)

Якты дөньяларга сабый туа... Бу бит бәхет әле. Бар нәрсәдән бөек, көчле була - Ана мәхәббәте. Ул сабыен ала кулларына, Дөнья тора гүя аклыктан. Күкрәгенә кыса нарасыен, Ул елмая шулай шатлыктан. Узмас кебек әле бу гомерләр, Әйтерсең лә көннәр гел бәхеттән тора. Ул егылса, тотып калыр өчен, Кулын канат итеп...

Якты дөньяларга сабый туа...

Бу бит бәхет әле.

Бар нәрсәдән бөек, көчле була -

Ана мәхәббәте.

Ул сабыен ала кулларына,

Дөнья тора гүя аклыктан.

Күкрәгенә кыса нарасыен,

Ул елмая шулай шатлыктан.

Узмас кебек әле бу гомерләр,

Әйтерсең лә көннәр гел бәхеттән тора.

Ул егылса, тотып калыр өчен,

Кулын канат итеп ана тора.

Төн буена керфек какмый ана,

Оныткан ул кайчан торганын.

Салкын тиеп авырып китмә, балам,

Килеп яба җылы юрганын.

Бала инде йөгереп уйнап йөри,

Күңелләргә шатлык уята.

Ул егылса, алып кочагына

Күз яшьләрен сөртеп юата.

Көннәр үтә тора, сизелми дә,

Алда тора уку - зур мәктәп.

Улын илтә ана мәктәп юлларына,

Нәни кулларыннан җитәкләп.

Җыерчыклар сарды ана йөзен,

Кай арада вакыт үткән соң?!

Ана сүзләренә исе китми -

Бала егет булып җиткән шул.

Бала китте зур юлларга чыгып,

Нинди язмыш аны көтә соң?!

Ана ялгыз калды гомерлеккә,

Ник балалар читкә китә соң?

Ана ятты үлем түшәгенә,

Килә улын күреп каласы.

Сулышы белән тартып алыр иде...

Кайда аның йөрәк парәсе?

Ана җаны өзгәләнә шулай,

Баса алмый сагыну-сагышын.

Хәлең ничек икән, балам? - диеп

Ана алды соңгы сулышын.

Кәүсәрия Галиуллина, Манзарас

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

4

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев