10 июль 2016 яңалыклары
-
“Балагыз Казанга барып җитә алмаячак” диделәр
Балтач районының Алан авылында яшәүче Ләйлә Шәймөхәммәтовага, бала тапкач, табиблар әнә шулай дип әйтә. Ләйлә кызы Ралинәне авырлык белән тудыра. "Авырлы вакытта һәрвакыт табиблар күзәтүе астында булдым. Бар анализларым да яхшы иде. Ә менә бала тудыру йортында кыенга туры килде", - ди Ләйлә. Баланың кендек бавы биш тапкыр чорналган була....
-
Ана мәхәббәте (шигырь)
Якты дөньяларга сабый туа... Бу бит бәхет әле. Бар нәрсәдән бөек, көчле була - Ана мәхәббәте. Ул сабыен ала кулларына, Дөнья тора гүя аклыктан. Күкрәгенә кыса нарасыен, Ул елмая шулай шатлыктан. Узмас кебек әле бу гомерләр, Әйтерсең лә көннәр гел бәхеттән тора. Ул егылса, тотып калыр өчен, Кулын канат итеп...
-
Кичә Байлангар авылында көчле янгын булган (фото)
Кичә, 9 июльдә, төнге сәгать икенче яртылар тирәсендә Байлангар авылындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыга. Янгын нәтиҗәсендә торак йорт, хуҗалык корылмалары, гараж һәм андагы чит ил автомобиле янып көлгә әйләнә. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк. Хәзерге вакытта янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итте Кукмара районы...
-
20 тапкыр химия алган Гөлнара Зиннәтуллина: "Ирем белән бик озак яшәргә җыенам, Алла теләсә!"
- Гөлнара апа, хәлегез ничек? Нишләп ятасыз? - Аллага шөкер, әле җиләк кайнатмасы кайната идем. Бүген өченче, соңгы көн. Мин шулай озак пешерәм, иртәгә, суынгач, тутырып куям, Алла теләсә! Аннан соң су сибәргә чыгармын дип торам. Бездә бер дә яңгыр яумый... Авыру бетми инде ул, начар күзәнәкләрне килеп чыккан саен...
-
Чаллыда торак йортта газ баллоны шартлаган: зыян күрүчеләр бар (+фотолар)
Гадәттән тыш хәл бүген тугыз катлы йорттагы бер фатирда килеп чыккан. Әлеге хәлне үз күзләре белән күрүчеләр әйтүенчә, йортта газ баллоны шартлап, көчле янгын чыккан. Шартлау тавышларын автокаланың берьюлы берничә комлексында ишеткәннәр. Фаҗигадә берничә кешенең зыян күрүе хакында әйтелә, аларның төгәл саны әлегә билгеле түгел. Урында шәһәрнең янгын сүндерү бригадалары...
-
Пенсия фонды хәбәре
Пенсия фонды идарәсе исегезгә төшерә: белгечләр тарафыннан кабул ителү өчен үзегезгә уңайлы вакытка алдан ук язылырга, шулай ук кирәкле белешмәләргә алдан заказ бирергә һәм аларны үзегезгә уңайлы вакытта алырга мөмкин. Алдан язылу һәм документларга заказ бирүне 074 стационар телефоны, 8(84364)074-11 кәрәзле телефоны аша башкарырга була.
-
Почта хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
10 июльдә почта хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. -Бәйрәмне сөенечле саннар белән каршылыйбыз. Район халкы икенче яртыеллыкта 34310 данә вакытлы матбугатка язылды. Әлеге күрсәткеч белән без планны 117 процентка арттырып үтәп, республиканың 44 почтампты арасында беренче урынга чыктык. Районыбызның "Хезмәт даны" газетасы - 6814, "Ватаным Татарстан" - 462, "Акчарлак"...
-
"Ак калфак"лылар өлкәннәргә җиләк өләште
Җәй үзе белән бик күп мәшәкать алып килсә дә, вакытны дөрес бүлгәндә барысына да -эшкә дә, ял итәргә дә җитешергә мөмкин. Җиләккә барырга вакыт тапмасаң, җәйнең ямен күрми калган кебек булырсың. Ә быел җир җиләгенең күплеге! Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән нигъмәте бу. Районның "Ак калфак" оешмасы җитәкчелегендә без дә бергәләп...