Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Ак калфак"лылар өлкәннәргә җиләк өләште

Җәй үзе белән бик күп мәшәкать алып килсә дә, вакытны дөрес бүлгәндә барысына да -эшкә дә, ял итәргә дә җитешергә мөмкин. Җиләккә барырга вакыт тапмасаң, җәйнең ямен күрми калган кебек булырсың. Ә быел җир җиләгенең күплеге! Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән нигъмәте бу. Районның "Ак калфак" оешмасы җитәкчелегендә без дә бергәләп...

Җәй үзе белән бик күп мәшәкать алып килсә дә, вакытны дөрес бүлгәндә барысына да -эшкә дә, ял итәргә дә җитешергә мөмкин. Җиләккә барырга вакыт тапмасаң, җәйнең ямен күрми калган кебек булырсың. Ә быел җир җиләгенең күплеге! Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән нигъмәте бу.
Районның "Ак калфак" оешмасы җитәкчелегендә без дә бергәләп җиләккә барып кайттык әле. Үзебез арасында ярыш оештырдык: кемнең савыты тизрәк тулыр? Бу яктан эшмәкәр ханым Ясирә Гарифуллинага тиңнәр булмады.
Бу көнне җыйган җиләгебезне без өлкәннәргә өләштек. Иң элек табигать күчтәнәченнән Әсән-Елга авылында яшәүче сугыш ветераны Каим абый Җиһаншин авыз итте. Кукмараның Комаров урамында яшәүче Рәйдә әби безне: "Балакайларым, җиләк ашыйсы килгәнемне кайлардан белдегез? Ялгыз гына яшим, аякларым бик сызлый, җиләккә йөри алмыйм хәзер," - дип каршы алды да, рәхмәтләр әйтеп озатып калды. Ә Мәгъшия әбинең күзләреннән сөенеч яшьләре акты. Кешене сөендерү өчен күп кирәкми шул...
Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара поселогы


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев