Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

20 тапкыр химия алган Гөлнара Зиннәтуллина: "Ирем белән бик озак яшәргә җыенам, Алла теләсә!"

- Гөлнара апа, хәлегез ничек? Нишләп ятасыз? - Аллага шөкер, әле җиләк кайнатмасы кайната идем. Бүген өченче, соңгы көн. Мин шулай озак пешерәм, иртәгә, суынгач, тутырып куям, Алла теләсә! Аннан соң су сибәргә чыгармын дип торам. Бездә бер дә яңгыр яумый... Авыру бетми инде ул, начар күзәнәкләрне килеп чыккан саен...

- Гөлнара апа, хәлегез ничек? Нишләп ятасыз?
- Аллага шөкер, әле җиләк кайнатмасы кайната идем. Бүген өченче, соңгы көн. Мин шулай озак пешерәм, иртәгә, суынгач, тутырып куям, Алла теләсә! Аннан соң су сибәргә чыгармын дип торам. Бездә бер дә яңгыр яумый...

Авыру бетми инде ул, начар күзәнәкләрне килеп чыккан саен һаман үтереп торырга кирәк. «Химия» саны 20гә тулды. Cентябрь ахырында тагын барам. Яңа төр дару алып карарга исәп, анализлар тагын ни күрсәтер. Ә болай, тормыш дәвам итә.
- Бакча җене кагылган ханым да бит әле сез. Анда әле дә шулай яшелчә, җиләк-җимешне күпләп үстерәсезме?
- Лаеш районының Травкино авылында яшибез. Бакчабыз сеңлемнәрнеке белән янәшә, арабыз­да койма да юк. Яраткан бакчамда быел бөтен эш үземә генә өелеп калды. Февраль аенда гаилә дус­тыбызны җирләргә баргач, Ренатыма инсульт булды бит. Хәлдән килгәнчә, балалар да булыша, әлбәттә. Мин хәзер әллә ниләр эшли беләм, дөнья өйрәтә икән ул. Үзем бакчачы, электрик, су кертүче... Бар әйберне дә утырттым, Аллага шөкер, гөрләп үсәләр.
- Ренат абыйның хәле ничек соң?
- Аллага шөкер, иртәгә чираттагы реабилитациядән кайта дип көтеп торам. Бик сагындым инде, йөгереп барып алып кайтасым килә. Машина йөртергә өйрәнми булмас.
Бик куркытты Ренат абыең. Февральдә ай буе аның янына хастаханәгә йөрдем. Кич кайтканда хастаханә ишегалдында таеп егыла яздым. Кулларымны бик каты селтәп, ничек тә егылмаска тырыштым. Шуннан соң авыр­дым, уң ягымның мускуллары тартылды, ахры, дип уйладым. Трамалга (бик көчле анальгетик) кадәр кададым. Тора-бара авыр­ту узды. Күптән түгел ирем дә, мин дә рентген ясаттык. Терапевт минекен карагач, «Бу ни бу?» - дип аптырады. Шаккаттым, 3,4,5,6нчы кабыргалар сынган булган икән. Менә шуны уйларга да вакыт юк. Үзем исән чакта Ренатны ничек тә аякка бастырасы килә. Ходай язганны белеп булмый, әмма ирем белән бик озак яшәргә җыенам, Алла теләсә!
- Гөлнара апа, үзегезне ничек саклыйсыз? Дарулар эчәсезме?
- Юк диярлек. Ай саен 10 көн дәвамында дару эчеп алам. Ул үзара сугышып үлеп беткән начар һәм яхшы күзәнәкләрне куып чыгара да мин агуланмый калам. Авыру турында уйлап утырырга вакытым да юк. Табибка да кирәк булгач, вакыт җиткәч кенә барам. Кирәк булса, «химия» алам. Ә аннан соң уйламыйм да, ничек яшисем килә, ничек булдырам, шулай көн күрәм. Чөнки эшләп арыгач, авыру икенче нәрсә. Көн буе караватта ятсаң да авырта ул. Җитмәсә, тик ятканда башка әллә нинди уйлар килә. Мин шуңа күрә уйламаска булдым, пыр туздырып эшләп йөрсәм рәхәт!
Ландыш КӘБИРОВА
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев