Балтач районының Алан авылында яшәүче Ләйлә Шәймөхәммәтовага, бала тапкач, табиблар әнә шулай дип әйтә. Ләйлә кызы Ралинәне авырлык белән тудыра. "Авырлы вакытта һәрвакыт табиблар күзәтүе астында булдым. Бар анализларым да яхшы иде. Ә менә бала тудыру йортында кыенга туры килде", - ди Ләйлә.
Баланың кендек бавы биш тапкыр чорналган була....
Балтач районының Алан авылында яшәүче Ләйлә Шәймөхәммәтовага, бала тапкач, табиблар әнә шулай дип әйтә. Ләйлә кызы Ралинәне авырлык белән тудыра. "Авырлы вакытта һәрвакыт табиблар күзәтүе астында булдым. Бар анализларым да яхшы иде. Ә менә бала тудыру йортында кыенга туры килде", - ди Ләйлә.
Баланың кендек бавы биш тапкыр чорналган була. "Мондый очракта кесеров кисүе ясарга тиеш булганнар икән. Әмма миңа үземә таптырдылар. Бу хәлне табиблар хата дип аңлаталар. "Балам туганда зәп-зәңгәр иде. Табиблар сәламәтлеген 1 балл белән генә бәяләделәр. Туып бер сәгать тә үтмәде, кызымны Казанга җибәрделәр. Балагыз үлә, Казанга кадәр барып җитә алмаячак, диделәр. Минем хәлем дә җиңел түгел иде. Шөкер, ике атна реанимациядә ятканнан соң, кызыбызны палатага чыгардылар. Бу вакытта янында мин идем. Кызыма 40 көн тулгач кына өйгә кайттык", - дип искә ала Ләйлә.
Әби-бабасы, әтисе янына кайтканда Ралинә махсус трубка аша туклана торган була. "Кайчак аз гына сөт эчертер өчен дә берәр сәгать азаплана идем. Балам йота алмады. Тора-бара кашыклап ашатырга да өйрәттем. Кызыбызга хәзер ике яшь. Әмма ул әле утыра да белми, сөйләшми дә. ДЦП диагнозы куйсалар да, эпилепсия өянәкләре булмагач, бу авыруны ничек тә җиңәрбез, дидем. Кызымны табибларга күрсәтә башладык. Өч айдан массажга йөрттек. Тернәкләндерү үзәкләренә бара башладык. Кукмарада, Арчада урнашкан үзәкләрдә дәваландык", - ди Ләйлә.
Ралинәнең хәле бик үк яхшы булмагач, Ләйләгә якыннары тагын бер бала алып кайт, диләр. Кызына ике ай вакытта ул тагын авырга уза. Бу юлы инде куркып кына йөри. Табиблар да: "Организмың ныгымыйча бала тапма", - диләр. Тик Ләйлә тәвәккәлли.
"Икенче баламның үсешенә күзләр тимәсен. Сигез айдан теле ачылды. Күптән түгел бер яше тулып китте. Җөмләләр әйтә инде. Апасы авыру булгач, бала да аңлады, ахры. Тиз үсте. Бик борчып тормады. Гел әбисе һәм әтисе янында булды. Төнлә уянганда да башта әтисен чакыра. Ралинәне карау тулысынча минем өстә. Әмма мин каенанам Сәвиягә бик тә рәхмәтле. Әгәр әти-әни белән бергә яшәмәсәк, бик авыр булыр иде", - ди Ләйлә.
Хәзерге вакытта Ралинә әнисе белән тернәкләндерү курслары уза. Бу юлы Казандагы түләүле клиникага барып караганнар. Биредәге белгечләр, баланы дәвалый башлаганчы, башта аның баш миен өйрәнә икән. Махсус аппарат аша караганнар. Ралинәнең башы сәламәт, ди. Тик менә рефлекслары гына тукталып калган. Шуларын уятсалар, кызчыкта алга таба үзгәрешләр барлыкка киләчәк икән. Ләйлә баласының аякка басасына бик ышана. "Ул бит безне аңлый. Әтисе эндәшсә, елмаеп куя. Авыру баланы үстерү җиңел булмаса да, аның терелүенә өметем зур", - ди Ләйлә.
Әлеге түләүле үзәктә 2-3 ай саен дәваланырга кирәк икән. Тик менә Шәймөхәммәтовлар чыгымнарны үзләре генә күтәрә алмый. "Әти белән ирем эшли. Әмма аларның акчасына яшәргә дә кирәк бит әле. Шулай булса да, дәваланырга акча табарга тырышабыз. Тик алга таба дәвалану курслары артачак. Димәк, чыгымнар да. Газета аша мәрхәмәтле кешеләрдән кызыбызга ярдәм итүләрен сорыйбыз", - ди Ләйлә.
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
Номер СБЕРКНИЖКИ: 42307.810.3.6200.0298015
Номер счета:
408 178 103 62 000 69 87 41
Номер карты:
4276 8800 8821 9732
(Сбербанк)
Нет комментариев