Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Почта хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

10 июльдә почта хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. -Бәйрәмне сөенечле саннар белән каршылыйбыз. Район халкы икенче яртыеллыкта 34310 данә вакытлы матбугатка язылды. Әлеге күрсәткеч белән без планны 117 процентка арттырып үтәп, республиканың 44 почтампты арасында беренче урынга чыктык. Районыбызның "Хезмәт даны" газетасы - 6814, "Ватаным Татарстан" - 462, "Акчарлак"...

10 июльдә почта хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

-Бәйрәмне сөенечле саннар белән каршылыйбыз. Район халкы икенче яртыеллыкта 34310 данә вакытлы матбугатка язылды. Әлеге күрсәткеч белән без планны 117 процентка арттырып үтәп, республиканың 44 почтампты арасында беренче урынга чыктык. Районыбызның "Хезмәт даны" газетасы - 6814, "Ватаным Татарстан" - 462, "Акчарлак" - 1189, "Ирек мәйданы" - 1339, "Вечерняя Казань" - 256, "Татарстан яшьләре - 405, "Салават күпере" 291 йортка сөенеч, ил-көн яңалыкларын алып киләчәк, - ди почтамптның вакытлы матбугатка яздыру бүлеге инженеры Ләйсәния Шәрәфиева. - Газета-журналларга язылу ункөнлеге вакытында оештырылган акциядән дә читтә калмыйбыз. Райондашларыбыз мондый төр акцияләрне аеруча көтеп ала һәм бик теләп кушыла. Алга таба да бер-беребездән аерылмасак иде.

Бәйрәм уңаеннан Ләйсәния Шәрәфиева "Россия Почтасы"ның Мактау грамотасы, ә Лилия Сәфиуллина (почтампт кассиры), Гөлшат Батыршина (Зур Сәрдек почта бүлекчәсе операторы, почтальон), Раушания Миндубаева (Кәркәүч почта бүлекчәсе начальнигы), Зөлфия Гордеева (Түбән Өскебаш почта бүлекчәсе почтальоны) Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев