Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Шигърият

“Чеби”ләрем (шигырь)

Еракларда калды сабый чагым, Күпме карасам да тапмыймын. Тик ялан тәпидәге "чеби"ләрне Әле дә күңелемдә саклыймын. Чеметкәли иде алар тәпиләрне Кичләр җитсә, әче әрнетеп. Тынычланалар, йокы алдыннан Әни куйса бераз май сөртеп. Күптән инде аяк "чеби"ләми, Ялан аяк җиргә баскан юк. Тик шулай да әле кайчакларда "Чеби"ләргә ялгыш басам күк....

Еракларда калды сабый чагым,

Күпме карасам да тапмыймын.

Тик ялан тәпидәге "чеби"ләрне

Әле дә күңелемдә саклыймын.

Чеметкәли иде алар тәпиләрне

Кичләр җитсә, әче әрнетеп.

Тынычланалар, йокы алдыннан

Әни куйса бераз май сөртеп.

Күптән инде аяк "чеби"ләми,

Ялан аяк җиргә баскан юк.

Тик шулай да әле кайчакларда

"Чеби"ләргә ялгыш басам күк.

Әйе, басам кебек, чәнчеп ала

Әле йөрәк, әле аягым...

Түзәр идем әле "чеби"ләргә

Бер мизгелгә кайтса шул чагым.

Харис МОСТАФИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев