9 июль 2016 яңалыклары
-
БДИ: кайсы чын, кайсы ялган?
Бердәм дәүләт имтиханнарының безнең илдә рәсми рәвештә кертелүенә дә җиде ел вакыт узган. Шушы вакыт эчендә укучыларның белемнәрен тикшерә торган имтихан турында төрле фикерләр яңгырады. Кемдер бу төр сынауны бетереп, элеккеге системага кайтуны хупласа, башкалар кире фикер белдерде. Тик шуңа да карамастан, БДИ әле һаман да төп сынау булып кала...
-
Марат Әхмәтов: “Югалтулар бар, әмма трагедия юк”
Кырлардагы вәзгыять борчу уята башлаган. Июнь аенда янә яңгырларга кытлык булу нәтиҗәсендә 1 миллион тонна уңыштан колак какканбыз инде. Әмма авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренчә, бернинди трагедия дә юк - язын туфракта тупланган дымлылык зур югалтулар кичермәскә ярдәм итәр дип көтелә. Шуңа да быел рекордлы күләмдәге уңыш...
-
Татарстан балыкчылары Камада мутант-балык тоткан (+фото)
Үзләренең табышлары белән мактанып, балыкчылар социаль челтәрләрдә бу "могҗиза"-балыкның фотоларын урнаштырырга ашыкканнар. Бу фотоларда куркыныч кыяфәтле балык төшерелгән. Балыкчылар бу очлы тешле мутантны гади селәүченгә тоттык дип ышандыралар. Кайбер балыкчылар әйтүенчә, бу балык мутацияләнгән ротан балыгы булырга мөмкин. Ротан балыгы аквариум тотучылар арасында күпмедер вакыт элек популяр булган икән. Ул...
-
"Хомай" кая югалды?
2000нче елларда "Сүнгән сөю", "Ялгыз итмә", "Очрашу", "Минем кызым" һәм башка җырлар белән танылган, күп кенә дискотекаларны шаулаткан, "Фактор 2" төркеменең кайбер җырларын татар теленә тәрҗемә итеп башкарган "Хомай" төркеме байтактан сәхнәдә күренми. Төркемнең солисты Илдар Арслановның тормышы, иҗаты белән кызыксынып безгә дә еш кына мөрәҗәгать итәләр. Барысын да бер...
-
Яңа ел каникулларында быел ун көн ял булмаячак
Яңа ел каникулларын Россиялеләр гадәттәгечә 10 көн түгел, ә берничә көнгә азрак ял итәчәкләр. 2017 елда яңа ел бәйрәмнәре 31 декабрьдән 8 гыйнварьга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта җомга көнне Россиянең социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре буенча өчьяклы комиссиясе утырышында билгеле булды. Шулай ук үзгәрешләр башка бәйрәмнәргә дә кагыла. Яңа проект буенча 2017...
-
Мамадышта каршы юлга чыгучы машинаның йөртүчесе һаләк булган
Берничә сәгать элек Мамадыш районында куркыныч юл һаләкәте булган. Нәтиҗәдә, каршы юлга чыгучы машинаның йөртүчесе һаләк булган. Мәскәү - Уфа юлының 956нчы чакрымында "Киа Рио" җиңел машина Газель йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешә. Җиңел машина алда баручы автомобильне узарга дип каршы юлга чыга, ләкин маневрны тәмамлап өлгерми. Каршы юлда ул...
-
Иске Оча авылы балалары китап укырга ярата
Авыл клубында балалар белән "Без укырга яратабыз" дигән чара оештырылган. Китапханәче малай-кызларга китап укуның файдасы турында сөйләгән. Әңгәмә соңында "Күп укыган - күп белә" дигән нәтиҗә ясалган.
-
Районыбызның Түбән Чура авылында Питрау бәйрәме була
12 июльдә Түбән Чура авылында Питрау Сабан туе үткәрелә. Бәйрәмнең тантаналы өлеше 19.00 сәгатьтә башланачак. Программада: зур концерт, уеннар, салют. Сабантуйга рәхим итегез.
-
10 июльдән Кукмара мәдрәсәендә балалар өчен көндезге лагерь оештырыла
10 - 20 июль көннәрендә Кукмара мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар (8-15 яшьлек малайлар һәм кызлар) өчен көндезге лагерь оештырыла. Максаты - җәйге ялны оештыру, балаларны ислам нигезләре белән таныштыру, дини - әхлакый тәрбия. Программада: гарәп әлифбасын, догалар өйрәнү, төрле уеннар, конкурслар, мәдәни чаралар.
-
Елан чагуда кеше үзе гаепле
Татарстанда быел кара елан (гадюка) чагу очраклары арткан. Май-июнь айларында гына инде ун кеше елан чагып хастаханәгә эләккән. Идел-Чулман табигый тыюлыгы өлкән хезмәткәре, герпетолог Алексей Павлов белдергәнчә, еланнар күбрәк Балык Бистәсе, Биектау районнарында, Лаеш районының Имәнкискә авылында, республиканың куе урманнары булган көньяк-көнчыгышында, төньяк районнарда очрарга мөмкин. Кайбыч, Чүпрәле халкы тыныч...
-
Кукмараның полиция хезмәткәрләре тарафыннан 10 наркотик кулланучы кеше ачыкланган
Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр районда полиция хезмәткәрләре тарафыннан 10 наркотик кулланучы кеше ачыкланып, наркологка исәпкә куелды. Февраль аенда полициянең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре, оператив-тикшерү эшләре вакытында Кукмарада наркотиклар сату-алу белән шөгыльләнүче ике төркемнең эшчәнлеген туктатты. 19-26 яшьлек ун егетнең бишесе - районыбыз авылларыннан, калганнары поселоктан иде. Аларга карата җинаять...
-
Район газетасына алдан язылу бара
Хөрмәтле райондашлар! 1 июльдән 2017 елның беренче яртыеллыгы "Хезмәт даны" һәм "Трудовая слава" газеталарына алдан язылу башлана. Бу чорда 1 июльдән 31 августка кадәр газеталарга арзанрак бәягә - 564 сум 78 тиеннән, ә оешмалар 650 сум 70 тиеннән языла алачаклар.
-
“Чеби”ләрем (шигырь)
Еракларда калды сабый чагым, Күпме карасам да тапмыймын. Тик ялан тәпидәге "чеби"ләрне Әле дә күңелемдә саклыймын. Чеметкәли иде алар тәпиләрне Кичләр җитсә, әче әрнетеп. Тынычланалар, йокы алдыннан Әни куйса бераз май сөртеп. Күптән инде аяк "чеби"ләми, Ялан аяк җиргә баскан юк. Тик шулай да әле кайчакларда "Чеби"ләргә ялгыш басам күк....
-
Өй салсалар, кайтыр идем...
Югары уку йортларында район белән вуз арасындагы килешү нигезендә белем алган белгечләр укып бетергәч, туган якларына кайтамы? Әлеге төркемне күпләр "түрә балалары" дип күзаллый. Бу, чыннан да, шулаймы? Максатчан юнәлеш, ягъни "целевик"лар өчен нинди ташламалар каралган? Гадәттә, вузларга бирелгән квота бюджет урыннарының 15 процентын тәшкил итә. Татарстанның баш педагогы Энгель...
-
“Ана капиталы”н куллануның түбәндәге юллары бар
3 ел элек кызым икенче баласын тапты һәм аңа "Ана капиталы"на сертификат бирделәр. Хәзерге вакытта ул гаиләсе белән Питрәч поселыгында яши һәм шунда җир сатып алып, йорт җиткерәләр, ә үзе Кукмарада исәптә тора. Алар "Ана капиталы"н ничек файдалана алалар? Галия ХИСМӘТОВА "Ана капиталы"н куллануның түбәндәге юллары бар. 1. Төзү оешмасыннан...