Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

"Хомай" кая югалды?

2000нче елларда "Сүнгән сөю", "Ялгыз итмә", "Очрашу", "Минем кызым" һәм башка җырлар белән танылган, күп кенә дискотекаларны шаулаткан, "Фактор 2" төркеменең кайбер җырларын татар теленә тәрҗемә итеп башкарган "Хомай" төркеме байтактан сәхнәдә күренми. Төркемнең солисты Илдар Арслановның тормышы, иҗаты белән кызыксынып безгә дә еш кына мөрәҗәгать итәләр. Барысын да бер...

2000нче елларда "Сүнгән сөю", "Ялгыз итмә", "Очрашу", "Минем кызым" һәм башка җырлар белән танылган, күп кенә дискотекаларны шаулаткан, "Фактор 2" төркеменең кайбер җырларын татар теленә тәрҗемә итеп башкарган "Хомай" төркеме байтактан сәхнәдә күренми. Төркемнең солисты Илдар Арслановның тормышы, иҗаты белән кызыксынып безгә дә еш кына мөрәҗәгать итәләр. Барысын да бер сорау борчый: "Хомай" сәхнәгә кайтырмы?"


- "Хомай" төркеме оешканда, аның составында ике биюче кыз, бер җырчы кыз һәм мин бар идем. Аннан соң биюче кызларның берсе бизнес белән шөгыльләнә башлады, икенчесе кияүгә чыкты. Яңа биючеләр алдык, алары да бер-бер артлы гаилә корды. Шулай итеп, төркем үзеннән-үзе таркалды. Ләкин сәхнәгә кайту, яңа җырлар иҗат итү теләге көчле. Төркем репертуарындагы җырларның 90 процентын үзем язган идем. Тик сәхнәгә инде төркем булып түгел, ә үзем генә "Хомай" псевдонимы белән чыгарга телим. Репертуарны яңа җырлар белән яңартып, баетып сәхнәгә кайтачакмын, Алла теләсә, - дип белдерде Intertat.ru хәбәрчесенә 14 ел буе "Татар радиосы"нда тавыш режиccеры булып эшләүче Илдар Арсланов.


Гаилә хәленә килгәндә, Илдар тормыш иптәше Илнара (заманында ул да "Хомай" төркемендә җырлады) белән 12 яшьлек Иделия исемле кыз һәм 7 яшьлек Ислам исемле ул үстерә. Илнара, кызлары тугач та, төркемнән китеп бала тәрбияли башлый. Уллары футбол һәм бию белән шөгыльләнә, ә кызлары әтисе кебек үк җырларга ярата. Кем белә, бәлки киләчәктә Иделия танылган җырчы булыр!..


Эльвира ШАКИРОВА

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев