Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Ана капиталы”н куллануның түбәндәге юллары бар

3 ел элек кызым икенче баласын тапты һәм аңа "Ана капиталы"на сертификат бирделәр. Хәзерге вакытта ул гаиләсе белән Питрәч поселыгында яши һәм шунда җир сатып алып, йорт җиткерәләр, ә үзе Кукмарада исәптә тора. Алар "Ана капиталы"н ничек файдалана алалар? Галия ХИСМӘТОВА "Ана капиталы"н куллануның түбәндәге юллары бар. 1. Төзү оешмасыннан...

3 ел элек кызым икенче баласын тапты һәм аңа "Ана капиталы"на сертификат бирделәр. Хәзерге вакытта ул гаиләсе белән Питрәч поселыгында яши һәм шунда җир сатып алып, йорт җиткерәләр, ә үзе Кукмарада исәптә тора. Алар "Ана капиталы"н ничек файдалана алалар?

Галия ХИСМӘТОВА

"Ана капиталы"н куллануның түбәндәге юллары бар.

1. Төзү оешмасыннан башка гына йорт төзелгән очракта "Ана капиталы" суммасы 2гә бүлеп бирелә. Беренче 50 процентын алу өчен түбәндәге документларны - паспорт, "Ана капиталы"на сертификат, җиргә документ, төзелешкә рөхсәт, акча күчерү өчен кайсы банкта счетың бар, шул банкның реквизитларын, саклык кенәгәсенең күчермәсен Пенсия фондына алып килергә кирәк. Уңай хәл ителгәндә, акча 2 ай эчендә күчә. Калган 50 процентын алу өчен пенсия фонды идарәсенә килеп гариза язарга, эшләнгән эшләргә акт алып килергә кирәк. Бу эш 6 айдан соң гына башкарыла.

2. Өйне кредит алып салган очракта, Пенсия фондына килеп шушы кредитны каплау турында гариза языла. Барлык кредит суммасы капланылмый, "Ана капиталы"на тәңгәле каплана.

3. Гаилә үз көче белән йортын салып бетергәч, теркәү үткәрә, аннан Пенсия фондына, тоткан акчага компенсация сорап, гариза яза.

Сезнең кызыгыз гаризасын прописка буенча Кукмара районы Пенсия фонды идарәсенә яки торган урыны буенча Питрәч районы Пенсия фондына яза ала.

Сорауга җавапны социаль түләүләр бүлеге хезмәткәре Әлфия ГАЛИМОВА бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев