Югары уку йортларында район белән вуз арасындагы килешү нигезендә белем алган белгечләр укып бетергәч, туган якларына кайтамы? Әлеге төркемне күпләр "түрә балалары" дип күзаллый. Бу, чыннан да, шулаймы? Максатчан юнәлеш, ягъни "целевик"лар өчен нинди ташламалар каралган?
Гадәттә, вузларга бирелгән квота бюджет урыннарының 15 процентын тәшкил итә. Татарстанның баш педагогы Энгель...
Югары уку йортларында район белән вуз арасындагы килешү нигезендә белем алган белгечләр укып бетергәч, туган якларына кайтамы? Әлеге төркемне күпләр "түрә балалары" дип күзаллый. Бу, чыннан да, шулаймы? Максатчан юнәлеш, ягъни "целевик"лар өчен нинди ташламалар каралган?
Гадәттә, вузларга бирелгән квота бюджет урыннарының 15 процентын тәшкил итә. Татарстанның баш педагогы Энгель Фәттахов быел да максатчан программа өчен урыннарның узган елдан ким булмаячагын белдерде. Әмма быел шунысы гаҗәп: кайбер вузларда билгеле бер юнәлешләргә "целевик"ларны бөтенләй кабул итмиләр. Әйтик, КФУда 30га якын юнәлеш бетерелгән. Икътисад, юрист, менеджмент, дәүләт һәм муниципаль идарә, Көнчыгышны өйрәнү, филология кебек юнәлешләр бу. Монысы аңлашыла. Бүген әлеге белгечләр артык күп. Шул ук вакытта техник физика, биотехник системалар һәм технологияләр, инноватика кебек юнәлешләрнең нигә юкка чыгуын вуз җитәкчелеге үзе дә аңлап бетерми. Аның каравы быел республикада укытучылар әзерләүгә урыннар арткан. Быел республика Мәгариф һәм фән министрлыгы һәр районда укытучы булырга теләгән яшьләрне барлады. БДИ нәтиҗәләре яхшы һәм укытучы эшен яраткан 200 абитуриент вузларга максатчан юнәлеш буенча кабул ителәчәк. Студентларга дүрт ел дәвамында ай саен 15 мең сум стипендия түләнәчәк.
Казан дәүләт медицина университетында исә макБелгечлек - программасы буенча бүлеп бирелгән урыннар саны - 65, интернатурада 100 процентка җиткән", - дип белдерә ректор Алексей Созинов. Медицина көллиятләрен тәмамлап килүчеләр дә күбәйгән. Аларны бәйге нигезендә кабул итәләр.
Быел районнар күпме абитуриентны укырга җибәрергә җыена? Кама Тамагы мәгариф бүлегенең кадрлар буенча баш белгече Альбина Гыйлаҗева белдергәнчә, быел 16 кеше максатчан программаны сайлаган. Аларның күбесенең КФУ студенты буласы килә. Кама Тамагы яшьләрен укытучы, табиб, мал табибы, авыл хуҗалыгы өлкәсенә караган белгечлекләр кызыксындыра.
"Кайбер елларда гаризалар саны 30га җитә иде. Соңгы вакытта районда чыгарылыш сыйныф укучыларының саны кими бара. Кимү күренеше шуңа бәйле. Бу әле аларның барысы да укырга керә дигән сүз түгел. Бәйге аша узарга кирәк. Диплом алгач, барысы да үз төбәгебезгә кайталар", - ди ул.
Саба районында КФУга барлыгы - 15, медицина университетына 11 кеше барырга җыена. Шулай ук төзелеш, химия-технология, авыл хуҗалыгы юнәлешен сайлаучылар да бар. Сабада 8 укучыны укытучы булырга сайлап алганнар. Педагог булырга теләгәннәр тагын бар, монысы - күп стипендия ала торганына. Районда физика, химия, математика, башлангыч сыйныф укытучылары җитми икән. "Педагогик вузларны тәмамлап кайтучылар арта бара. Кайбер районнарда елына санаулы гына укытучы кайтса, бездә кайчак 20гә җитә.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе август киңәшмәсендә аларга эшкә урнашу кенәгәсе тапшыра. Соңгы вакытта күрше районнар яшьләре дә килә башлады. Мәктәпләрдә һөнәргә карата кызыксыну уяту буенча эш алып барыла. "Целевик"ларны түрә балалары дип әйтеп булмый. Укырга БДИны яхшы биргәннәр генә керә ала", - ди кадрлар белән эшләү буенча методист Лира Галимҗанова.
Азнакайда инде ун еллап "50гә 50" программасы эшли. Район үзенә кирәкле белгечләрне укырга җибәрә. Бүген 40лап студент табиб белгечлеген үзләштерә. "Әле менә авыл хуҗалыгы белгечләре, мал табиблары буенча җибәрергә торабыз. Соңгыларына алай теләк белдерүчеләр күп түгел. Комиссия нигезендә сайлап алабыз, - дип сөйли Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйлаҗев. - Чыгымнарның 50 процентын студент үзе, ә яртысын район түли. Укып бетергәч, кире кайтмаучылар бар. Әмма алар сирәк. Кызлар кияүгә китә. Җитди сәбәпләр булгач, акчаны кире кайтартмыйбыз. Авылда төпләнгән яшь гаиләләргә бозау, сыер саву аппаратлары бүләк итәбез. Максатчан программа буенча да белем алучылар бар. Быел 4 кеше укытучылыкка җыена", - ди ул.
- Мин максатчан юнәлеш буенча укымыйм. Әгәр районда өй салып бирсәләр, авылга кайтыр идем. Район мәдәният йортында гына түгел, авыл клубында да эшләргә риза. Район җитәкчелеге дә тәкъдимемне хуплады. Әлегә белем алуымны магистратурада дәвам иттерәм. Ә болай мин шәһәрне яратам, - ди Кукмара кызы Алена.
Кулларына диплом алган белгечләргә авылга кайту мәҗбүриме?
- Максатчан программа буенча белем алучылар алдан килешү төзегән оешмага эшкә кайтырга тиеш. Таләпләрне үтәмәгәннәр чыгымнарны икеләтә түләргә тиеш. Әгәр белгеч I яки II группа инвалид яисә эшкә урнашырга комачаулаган җитди авыруы булса яки якыннарының берсе инвалид булып, эш урыны башка төбәктән тәкъдим ителсә, ире (хатыны) хәрби булып, башка җиргә китәргә туры килсә, мәҗбүри эшкә урнашудан азат ителә ала, - дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Нет комментариев