Кукмара базарында җир җиләгенең биш литрлы чиләктәгесе 450 сум тора
Сатуда писүкнең бәясе артты исә, җиләкләр өлгерде дигән сүз. Димәк, җир җиләгенә барырга була. Пластмасс чиләгемне эләктереп, ял көнендә үзем дә Янсыбы тавына теркелдәдем.
Безнең Рудник авылыннан күз күреме ераклыгындагы бу тау битендә җиләк ел да ишелеп уңа. Ә һавасы... сулап туймаслык! Күкрәк читлеге җиләк, кыр чәчәкләренең баш әйләндергеч исе...