Кукмара базарында җир җиләгенең биш литрлы чиләктәгесе 450 сум тора
Сатуда писүкнең бәясе артты исә, җиләкләр өлгерде дигән сүз. Димәк, җир җиләгенә барырга була. Пластмасс чиләгемне эләктереп, ял көнендә үзем дә Янсыбы тавына теркелдәдем. Безнең Рудник авылыннан күз күреме ераклыгындагы бу тау битендә җиләк ел да ишелеп уңа. Ә һавасы... сулап туймаслык! Күкрәк читлеге җиләк, кыр чәчәкләренең баш әйләндергеч исе...
Сатуда писүкнең бәясе артты исә, җиләкләр өлгерде дигән сүз. Димәк, җир җиләгенә барырга була. Пластмасс чиләгемне эләктереп, ял көнендә үзем дә Янсыбы тавына теркелдәдем.
Безнең Рудник авылыннан күз күреме ераклыгындагы бу тау битендә җиләк ел да ишелеп уңа. Ә һавасы... сулап туймаслык! Күкрәк читлеге җиләк, кыр чәчәкләренең баш әйләндергеч исе белән тула. Менә ул ароматерапия, ягъни тәмле исләр белән дәвалану! Бушлай бит, җәмәгать!
Ял көне булганлыктан, җиләк җыючылар шактый. Тау бите иелгән- бөгелгән хатын-кызлар, җиңел машиналар белән чуарланган. Халык элеккеге еллардагы кебек җәяү йөрми шул табигать кочагына. Хәер, биредә төрле авыллардан, Кукмарадан ук килүчеләр дә бар.
Җиләк күп: җир өстенә кып-кызыл гәрәбәләр чәчелгән диярсең. Бер уч тутырып чиләккә салсам, икенчесен авызга кабам. Их, тәмле дә соң! Элгәре шәһәрдән кунакка кайтып йөргән рус хатынының сүзләре искә төшеп, елмаеп куям. Ашый күрмәгез, юылмаган бит ул җиләкләр, дип тыя иде ул оныкларын. Шулаен шулай да... Көмеш ай нурларында, иртәнге чык суларында коенып үскән бит ул җиләкләр.
...Кыздыра. Баш очында эссе һавадан усалланган кигәвеннәр бөтерелә. Кайбер урыннарда җиләкләр инде кибә дә башлаган. Әмма чиләкне ничек тә тутырырга кирәк. Билне турайтып торып баскач, бөтен дөнья әйләнгәндәй тоела. Күзләр әлҗе-мөлҗе килә. Өйгә кайткач, берәмтекләп чистартасы да бар бит әле ул җиләкләрне. Әлегә җәйнең шушы ямьле мизгелләре белән хозурланасы килә.
-Сәхрәләргә бер чыгып кайтыйм дип кенә килдем, - ди алтмыш яшьләрендәге бер ханым. - Элеккечә күп ашалмый бит ул җиләк кайнатмасы, бала-чаганың бигрәк тә исе китми, чөнки кибетләрдә төрле тәм-томнар күп хәзер.
Кайнатма дигәннән, соңгы елларда күпчелек хуҗабикәләр җиләкне кайнатып азапланмый: блендерда ваклый яки агач тукмак белән төя дә, писүк белән болгатып, туңдыргычка тыгып куя. Болай иткәндә җәйге җимешнең хуш исе, тәме яңа гына җыйган кебек саклана. Моның өчен инде каурый кебек юка гына савытлар да сатыла.
Их, күңелләрне кузгата ул җиләк чоры! Хәтердә шушы чор белән бәйле әллә никадәр вакыйгалар яңара. Киләчәктә җиләк җыярга кай тарафка барырбыз икән дигән сорау да борчый. Янсыбы тавы битенә яшь наратлар утыртылган, күпмедер вакыттан соң анда урман үсеп чыгачак (урман да бик кирәк, әлбәттә). Ә Рудник каршындагы тау итәкләрендә, үзәннәрдә йортлар калкып чыкты, төзелешләр әле дә дәвам итә. Бу урыннарда чиләк-чиләк җиләк җыйган чакларыбыз да сагынып сөйләргә генә калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев