Бөтенроссия иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге бердәм дәүләт имтиханының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуы турында махсус сораштыру уздырган. БДИның кертелүенә бер дистәгә якын ел булса да, аның турында россиялеләрнең 75 проценты гына белә икән. Аларның 35 проценты йә үзләре, йә балалары, туганнары бу имтиханны тапшырган. Шунысы да бар: БДИ турында бөтенләй белмәүчеләрнең саны, киресенчә, 9 процентка арткан.
Ә соңгы биш ел эчендә БДИда мошенниклык күренешләре еш була, дип санаучылар да кими төшкән. Әгәр 2011 елда болай дип һәр икенче уйласа, бүген исә сораштырылучыларның чиреге генә шундый фикердә. Ләкин шул ук вакытта үзләре имтихан тапшырган вакытта мошенниклыкка дучар булганнар арасында болай дип уйлаучылар күпкә күбрәк (62 процент). Дәүләт имтиханын тапшырганда, беркайчан да алдау белән очрашмаганнар саны 89 процентны тәшкил итә икән. Ә быел бу сынауны оештырудагы хилафлыклар хакында россиялеләрнең бик азы гына хәбәрдар.
БДИ үткәрү турында кайбер фикерләр россиялеләр арасында аеруча киң таралган. Мисал өчен, сораштырылучыларның 70 проценты укучыларны тест бирдертеп, белем дәрәҗәләрен генә киметәләр, дип саный. Ә дәүләт имтиханы мәктәп укучыларының шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алмавын 68 процент халык хуплый. БДИ кертелгәннән соң белемнәрне тикшерү формаль булып кына калды, дигән фикердә булучылар да күп.
Әмма төбәкләрдәге сәләтле балаларның дәрәҗәле вузларда уку мөмкинлеге артты, шул ук вакытта БДИны тапшырыр өчен мәктәптә алган белемнәр җитмәвен ассызыклаучылар шактый. Шунысы хак: ил халкы укучыларның белемнәрен тикшерү өчен бердәм дәүләт имтиханы гына җитми, дип саный.
Чыганак: http://m.intertat.ru/tt/society
Нет комментариев