Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кукмараның полиция хезмәткәрләре тарафыннан 10 наркотик кулланучы кеше ачыкланган

Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр районда полиция хезмәткәрләре тарафыннан 10 наркотик кулланучы кеше ачыкланып, наркологка исәпкә куелды. Февраль аенда полициянең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре, оператив-тикшерү эшләре вакытында Кукмарада наркотиклар сату-алу белән шөгыльләнүче ике төркемнең эшчәнлеген туктатты. 19-26 яшьлек ун егетнең бишесе - районыбыз авылларыннан, калганнары поселоктан иде. Аларга карата җинаять...

Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр районда полиция хезмәткәрләре тарафыннан 10 наркотик кулланучы кеше ачыкланып, наркологка исәпкә куелды. Февраль аенда полициянең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре, оператив-тикшерү эшләре вакытында Кукмарада наркотиклар сату-алу белән шөгыльләнүче ике төркемнең эшчәнлеген туктатты. 19-26 яшьлек ун егетнең бишесе - районыбыз авылларыннан, калганнары поселоктан иде. Аларга карата җинаять эше кузгатылды, барысының да анализлары тикшерү өчен Казанга җибәрелде һәм уңай нәтиҗә белән кайтты. Димәк, егетләр барысы да наркотик матдә кулланган булып чыктылар. Бүгенге көндә эш тикшерелеп, судка җибәрелү стадиясендә. Тоткарланган егетләрнең берсе руль артында иде, аның автомобиленнән, калганнарының кесәләреннән пакетларга салынган синтетик наркотиклар алынды.

Рамил НУРГАЛИЕВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев