Шигърият рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яшерен сөю
Балачакта сине очраттым да, Яшерен сөю белән яраттым. Башкаларны күрми, син генә дип, Син генә дип, һаман җан аттым. Син белмәдең минем яратуны, Юллар да бит күптән аерылды. Ничә еллар... бик күп гомер узды, Канатлар да инде каерылды. Сагынуыма түзеп яшим әле, Өлешемә тигән язмыштыр. Синең белән минем очрашмавым Язын...
-
Без бит горур татар!
Бөтен дөнья таный татарларны - Бу бит шулай булу тиеш тә! Сүздә генә түгел, татар халкы Үзен күрсәтә бит һәр эштә. Сабантуйлар гөрли дөнья буйлап, Горурлык бу - татар халкына. Чын күңелдән кунак итә барысын, Дуслык-туганлыкның хакына. Барча халык өчен зур бәйрәм бу, Аеру юк динен, милләтен. Дөнья халкын бергә...
-
Каз бәбкәле сабый чак
Һич җуелмый икән хәтерләрдән Каз бәбкәсе саклаган чаклар. Су буенда безне көтәдер күк Көйгән бәрәңгеле учаклар. Әбәт алып төшкән әбиемнең Ипи белән сөтен сагынам. Төшләремдә әле мин еш кайтам Каз бәбкәле сабый чагыма. Шул бәбкәләр кебек тезелешеп Чыгып киттек гомер юлына. Хатирәләр кабат яңаралар, Каз каурые алсам кулыма. Урап кайттым...
-
Әгәр без бергә булсак! (шигырь)
Тормышны бит тиңләп була Шырпыда янган утка... Үткәннәрне барлыйм дисәм, Сыяр сыман... минутка. Әти-әни, сөйгән ярны, Хөрмәт итсәң дусны, туганны. Бер шырпы да җитә җылытырга Зур юлларда туңып калганны! Очкыннардан туа ялкын Ялкыннан була учак. Дөрли-дөрли янар уты Әгәр без бергә булсак! Тормышны бит тиңләп була Шырпыда янган утка... Яна...
-
Шәкерт булдык (шигырь)
Ак яулыклар ябып шәкерт булдык, Намаз укып гамәл кылабыз. Раббым - Аллаһ, динем - ислам дине, Кәгъбәтулла - безнең кыйблабыз. Нур тавында гасырларны нурга төреп, Җәбраил фәрештә белән Коръән иңде. Үрнәк ал син, төзәт кальбең Коръән белән, Рәсулүллаһ әхлагы Коръән иде. Иман китер, намазга бас син дә Аллаһ юлы итәр...
-
Бездә Сабантуй
Бүген бит бездә Сабантуй, Хезмәт бәйрәме бүген. Язгы эшләр тәмамланган - Сөенми мөмкин түгел. Тургай моңы зәңгәр күктә, Кырда арыш тирбәлә. Һәр тарафта чәчәк исе, Бәйрәм төсе җирдә дә. Сәлам бирә кунакларга Колгада чиккән сөлге. Инде шулай дәвам итә, Ничә гасырдан бирле. Халкым кебек, бу дөньяда Сабантуй да мәңгелек. Игенчегә...
-
Сабантуйга (шигырь)
Менә тагын килеп җитте Көтеп алган Сабантуй. Хезмәт батырларын барлап, Данга күмә Сабантуй. Алтын куллар чиккән сөлге, Сәламли колгаларда. Иң көчлеләр бил алышыр Ямь-яшел мәйданнарда. Күңеллләргә ямь өстәлсен, Җәйге Сабан туенда. Җырлап, биеп, күңел ачыйк, Табигать куенында. Уен, көлке белән үтсен, Ямьле Сабан туебыз. Батырларга, диеп тәкәнең Иң симезен куегыз....
-
Балачакка кайттым кунакка (шигырь)
Туган якка кайтып килдем әле, Балачакка кайттым кунакка. Мине үзенә дәшкән балачагым Яшеренгән икән еракка. Эзләдем мин аны урамымнан, Су буена төшеп чакырдым. Гиздем урап үрен, болыннарын, Калдырмадым җәйләү,чокырын. Урманнарга кереп качканмы ул, Тугайдамы йөри саташып?! Җәйдә түгел, язда, кышта микән, Балачагым калган адашып . Ник чакырдың үзең кайтмас булгач,...
-
Хушлашу (шигырь)
Ландыш Равилова Зур Кукмара авылында яши. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы ак калфак һәм ак калфаклылар турында шигырь бәйгесе игълан иткән иде. Анда Ландыш "Ак калфак -ак нур!" исемле шигыре белән өченче урынны алды, Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ә бүген Ландышның дебюты -...
-
Туган җирем (шигырь)
Туган җирем, туып-үскән йортым, Күз алдымда әле һаман да. Тәгәрәшеп җиләк җыеп йөргән, Яланаяк яшел чирәм таптап, Йөгереп йөргән чаклар болында. Туган авылым минем, Тау астында ятим бала кебек Сыенып утыра чокыр эчендә. Чокырча дип исем бирелгәндер, Менә аңа шуның өчен дә. Авыл уртасында түгәрәк күл... Күл буенда йортлар тезелгән....
-
Агачларым яңа күләмәк кигән (шигырь)
Агачларым яңа күлмәк кигән, Табигатьнең гүзәл мизгеле... Барча галәм әллә туктаганмы, Югалтканмы әллә тизлеген? Бар җиһан тын, нидер булыр төсле, Авыр тойгы өзә бәгырьне. Ничә кабат йөрәк ымсынгандыр, Күрәм, диеп тик шул каберне. Еллар көтте, әмма ышанмады, Өчпочмаклы хатны саклады. "Ватан өчен!"дигән хәбәр килде, Аның улы илне сатмады. Чит җирләрдән...
-
Йөрәк ярасы (шигырь)
Үсмерлектән кайчан гына чыккан, Хәзер үзе бала анасы/ Чигәсендә ак чәчләре аның, Тирән аның йөрәк ярасы. Көннәр саный, айлар саный - Тынгы тапмый газиз җанына. Көн дә утырып хатын яза/ Яуга киткән сөйгән ярына. Авырлыклар гүя онытылган, Барлык уе аның хакында, Бер сорауга җавап эзли сыман Көн дә язган шушы...
-
Җиңү көне
Җиңү көне. 71 ел узган Рейхстагка флаг элгәнгә. Унсигезе тулар-тулмас булган Бик күпләрнең шинель кигәндә. Хәзер инде аксакаллар алар Сугыш хатирәсен саклаган. Алар теләге бер - тынычлыкта Салют кына атсын туплардан. Тыныч булсын дөнья, зәңгәр күктә Яңгыр болыты тик күкрәсен. Киләчәкнең туар ал таңнары Сугыш дигән афәт күрмәсен. Үлгәннәрнең каберен...
-
Кабат сугыш булмасын!
Дәһшәтле сугыш еллары Тыныч типкән йөрәкләргә Төзәлмәс яра салды. Яшәү дәрте белән янганнарның Гомеркәйләрен алды. Күпме сагыш, күз яшьләре, Күпме хәсрәт, күпме моң, Ул елларның фаҗигасен Онытып буламы соң? Меңләгән абый, әтиләр Калды сугыш кырында. Күпме ятимнәр елады Тол хатыннар кулында. Бер тапкыр да әти диеп, Әйтә алмый үстеләр. Әтилеләргә...
-
Тормыш сынаулары сине озаткан көннән башланган (шигырь)
Сине күргәнемне хәтерләмим, Әтием - син йөрәк түремдә. Үлгән хәбәрләрең илгә кайткан, Сөякләрең - солдат гүрендә. Онытмадыңмы син, әтием, Нәни генә кызың калганын. Әнкәемнең итәгенә ябышып, Мин дә сине озатып калганмын. Күрмәдең син минем бала чагым, Мин әтисез ятим калганмын. Сине сагынып язган шигырьләргә Һәр сүзенә яшем тамганын. Син күргәнсең...